Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Республика Яңа ел чыршысы кысаларында балалар һәм яшьләр оешмалары вәкилләре, төрле конкурсларда һәм олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Чара «Баскет-холл» мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яшь татарстанлылар республиканы дәрәҗәле федераль һәм халыкара мәйданчыкларда лаеклы тәкъдим итәләр. «Сез яшь һәм инициативалылар. Сезнең һәркайсыгыз теге яки бу өлкәләрдә үзен күрсәтергә өлгергән. Сез – безнең горурлыгыбыз һәм өметебез», - диде ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда балалар үзләренең мавыгулары, укудагы уңышлары һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Әңгәмә барышында программалаштыру буенча күп тапкырлар бөтенроссия конкурсларында җиңүче Эрик Демин мәктәп укучылары өчен ИТ буенча күбрәк түгәрәкләр оештырырга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу юнәлештә эш алып барыла инде: элеккеге «Спартак» фабрикасы мәйданчыгында ИТ-парк оештыру планлаштырыла.
Цифрлаштыру темасын мәктәп укучыларының экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы призеры Ләйлә Миңнегулова дәвам итте. Ул билгеләп үткәнчә, яңа технологияләрне экологик проблемаларны хәл иткәндә активрак кулланырга кирәк. «Экологияне мәгълүмати базадан, заманча технологияләрдән башка саклап калу авыр. Төгәл исәп-хисап кирәк. Бу тема бик мөһим», - дип хуплады аны Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Буадан Иделия Батырова катнашты. Бу кыз Татарстан Президенты белән «Теләкләр чыршысы» хәйрия гамәле кысаларында очрашырга теләде. Аның теләген ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева тормышка ашырды. Иделия Батырова Рөстәм Миңнехановтан нәрсә турында хыялланганын сорады. «Иң мөһиме – барысы да сәламәт булсын. Шуннан мөһимрәк берни дә юк», - диде ТР Президенты.
Очрашуда шулай ук Түбән Кама районыннан Илья Матюшенцев катнашты, ул бер гаиләне янган йортларыннан коткарды. Рөстәм Миңнеханов яшь геройга рәхмәт белдерде. «Син – бик кыю егет. Синең ярдәмең белән кешеләр исән калды. Менә чын үрнәк», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Соңыннан Татарстан Президенты балалар белән истәлеккә фотога төште.