Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – вакцинация кирәклеге турында мөмкин кадәр әдәпле итеп сөйләү

25.12.2021

Халыкка вакцинация үткәрүнең кирәклеге турында мөмкин кадәр әдәпле итеп аңлатырга һәм бернинди арттырып сөйләүләр булмаска тиеш. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, кичә Рөстәм Миңнеханов ветераннар турында әдәпсез кисәтүләр ясаган Алабуга мэры Рөстәм Нуриевка кискен бәя бирде.

«Мин вакцинация өчен урыннарда җаваплы кешеләрне үз эшләрен акыл белән һәм дөрес итеп башкаруыгызны сорыйм. Минем Алабугада булган хәлләр турында әйтүем. Мин хезмәттәшем белән сөйләштем, ул үз гамәлен аңлады, рәсми рәвештә гафу үтенде. Мин үзем дә өлкәннәр алдында булган хәлләр өчен гафу үтенәм. Бер генә очракта да болай әйтеп булмый. Гомумән, өлкәннәргә һәрвакыт «абый» һәм «апа» дип мөрәҗәгать итәргә кирәк, безне әти - әниләр шулай өйрәттеләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул безнең илдә өлкән буынга һәрвакыт зур хөрмәт белән карауларын билгеләп үтте. «Әйе, коронавирустан үлү очракларының 85%ы 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә туры килүен күрәбез. Аларга бигрәк тә прививка ясатырга кирәк. Әмма без аларның барысын да сабыр итеп аңлатырга, аргументлар китерергә, һәрберсе белән шәхсән сөйләшергә тиеш. Һәм бу өлкәннәргә генә кагылмый. Һәр кеше – шәхес. Кешеләрне мыскыл итәргә беркемнең дә хокукы юк», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.