Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Дәүләт Советының һәм РФ Президенты каршындагы фән һәм мәгариф советының уртак утырышында катнашты.
Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Уртак утырышта төбәкләр, сәяси партияләр җитәкчеләре, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Иминлек советы әгъзалары катнаша.
Владимир Путин искә төшергәнчә, «Мондый киң составта очрашу Фән һәм технологияләр елы тәмамлануга багышлана. Нәтиҗәләр чыгарабыз, гомумән фәнне һәм фәнни мәгарифне алга таба үстерү буенча уртак планнар турында сөйләшәчәкбез – җәмгыятьнең, гражданнарның фәнгә, галимнәребезнең казанышларына зур игътибар бирүен исәпкә алып. Һәм, һичшиксез, без заманча технологик, экологик стандартлар нигезендә шәһәрләрне, торак пунктларны яңартуга, алдынгы фәнни эшләнмәләрне көндәлек тормышта киң куллануга кешеләрнең арта баруын исәпкә алырга тиеш».
Очрашуның тагын бер мөһим темасы – Россия төбәкләренең инновацион потенциалын, илебезнең бөтен территориясендә кешеләрнең югары сыйфатлы тормыш шартларын үстерү буенча алга таба адымнар.
«Россия, безнең төбәкләрнең үсеше фән белән бергә генә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә ике дистә еллар дәвамында без илнең фәнни географиясен эзлекле рәвештә киңәйттек, алдынгы тикшеренү инфраструктурасын формалаштыруга, төбәкләрдә югары мәктәпне ныгытуга юнәлдек. Нәтиҗәдә фәнни эшчәнлек алып баручы югары уку йортлары саны өч тапкырга диярлек артты», - диде Владимир Путин.
Утырыш кысаларында фәнни өлкәдә идарә итүне сыйфат ягыннан башка дәрәҗәгә чыгарырга һәм илнең бөтен территориясендә тикшеренү проектларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирүче яңа озак сроклы программаны эшләү буенча тәкъдимнәр планлаштырылган.
Нотыклар белән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, «фән» юнәлеше буенча Дәүләт Советы комиссиясе рәисе, Новосибирск өлкәсе губернаторы Андрей Травников, МДУ ректоры Виктор Садовничий һәм башкалар чыгыш ясады.
Белешмә өчен:
Фән һәм мәгариф буенча РФ Президенты каршындагы Совет – фәнни-техник өлкә һәм мәгариф үсешенең стратегик максатларын һәм бурычларын, Россиянең фәнни-технологик үсешенең өстенлекләрен билгеләү, шулай ук Россия Хөкүмәте тарафыннан дәүләт башлыгының аерым карарын таләп итә торган мөһим инновацион проектларны, федераль фәнни-техник программаларны эшләү һәм гамәлгә ашыру турында карарлар кабул итү өчен оештырылган киңәшмә һәм координация органы.
Тулырак мәгълүмат: <url> http://www.kremlin.ru/events/president/news/67448