Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуроры Александр Илюшин белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Ведомствоның табигать саклау чаралары өлкәсендәге эшчәнлеге, илкүләм һәм федераль проектларны тормышка ашыру, Идел бассейнында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгыту, башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Искәртеп узабыз, 2021 елның октябрендә Александр Илюшин Идел төбәкара табигать саклау прокуроры вазыйфасында 5 елга расланган иде (тиешле указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды).