Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерме сигезенче утырышында катнашты. Сессия эшендә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, республика Хөкүмәте әгъзалары да катнашты. Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.
Президиум карары нигезендә, егерме сигезенче утырышның көн тәртибенә 17 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 4 республика һәм 9 федераль закон проекты. Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе 35 мәсьәләгә кадәр киңәйтелде.
Шулай итеп, депутатлар «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль закон проектын концептуаль якладылар. Бүген Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы хокукыннан файдаланырга, икенче укылышка төзәтмәләр әзерләргә һәм аларны Дәүләт Думасына җибәрергә ниятләве билгеле булды.
«Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» 40361-8 номерлы федераль закон проекты Россия Федерациясе сенаторы Андрей Клишас һәм Дәүләт Думасы депутаты Павел Крашенинников тарафыннан 2021 елның 16 декабрендә кертелде. Закон проекты белән муниципаль берәмлекләрнең өч төре билгеләнә: шәһәр һәм муниципаль округы, шулай ук федераль әһәмияттәге шәһәр эчендәге территория (Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Севастополь өчен). Шәһәр һәм авыл җирлекләре бетерелә. Шул ук вакытта аерым торак пунктларда җирле үзидарә органнарының территориаль органнары системасы һәм иске торак пунктлар институты саклана.
Фактта, бүгенге авыл һәм шәһәр җирлекләренең җирле үзидарә органнары урынына муниципаль округның җирле администрациясе территориаль органнары барлыкка килергә мөмкин. Закон проекты белән муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органын формалаштыруның бердәнбер ысулы – муниципаль сайлаулар карала.
Закон проекты, законны рәсми бастырып чыгарган көннән үз көченә керә торган гомуми нигезләмәләреннән тыш, 2023 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә. 2028 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә.
«Безнең республикада җирле үзидарә органнарының вәкаләтләре һәм, нәтиҗәдә, җирле үзидарәнең хәзерге системасы 2025 елның сентябренә кадәр, вәкаләтләр срогы тәмамланганчы саклана», - дип ассызыклады Альберт Хәбибуллин. Вәкаләтләр срогы чыккач, муниципаль район муниципаль округка әверелә. Муниципаль район һәм аның составына керүче җирлекләр бетерелә.
Юнәлеш комитеты башлыгы билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанда җирле үзидарә системасы нәтиҗәле, гамәлдә акланган. «Шуңа күрә без Татарстан тәҗрибәсе әлеге Законга төзәтмәләрне караганда исәпкә алынырга мөмкин һәм исәпкә алынырга тиеш дип саныйбыз, - диде Альберт Хәбибуллин. Беренче чиратта җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертергә кирәк булачак (хәтта гамәлдәге законны үз көчен югалткан дип танырга һәм аны яңа редакциядә кабул итәргә мөмкин)». Шулай ук 107 нче Федераль закон да үзгәрешләр кичерә.
Шуңа бәйле рәвештә Альберт Хәбибуллин дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләрен, районнарның һәм шәһәрләрнең иң тәҗрибәле башлыкларын, шулай ук фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен җәлеп итеп, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Фәрит Мөхәммәтшин зур республика эшче төркеме төзү турындагы тәкъдимне хуплады. «Эшләнгән законның барлык 205 битен кичекмәстән эшли башларга кирәк», - диде ул.
«Комитет әлеге этапта федераль закон проектын концептуаль яктан хупларга, тиешле карарны РФ ФС Дәүләт Думасына җибәрергә, һәм закон проектын беренче укылышта кабул иткәннән соң, әлеге мәсьәләгә кире кайтырга һәм республикадан төзәтмәләр әзерләргә тәкъдим итә», – дип йомгаклады Альберт Хәбибуллин.
«Әйе, бездә җирле үзидарә системасы эшли, әмма шулай да район – бер бөтен нәрсә, шуңа күрә җирле үзидарәнең бер дәрәҗәдәге системасына ихтыяҗы бар, – дип саный Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук егерме сигезенче утырышта парламентарийлар «Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын карады. Закон проекты беренче һәм өченче укылышта кабул ителде.
Закон проектын Татарстан Республикасы хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тәкъдим итте. Аның сүзләренә караганда, документ Татарстан Республикасы Президентының Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык Юлламасы нәтиҗәләре буенча эшләнгән. Гаилә һәм балаларны тәрбияләү институтын тануның иң югары дәрәҗәсе буларак, «Ата-ана батырлыгы» медален гаилә абруен һәм ата-аналар хезмәтенең абруен күтәрү максатларында гамәлгә кую тәкъдим ителә.
Моннан тыш, утырышта беренче укылышта һәм тулаем алганда, «2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджет турында» республика законына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты кабул ителде. Бюджетның керем өлеше 22,1 млрд.сум күләмендә өстәмә салым һәм салым булмаган керемнәр һәм федераль бюджеттан кире кайтарылмый торган керемнәр хисабына 40,1 млрд. сумга арта. Республика бюджетына өстәмә рәвештә кергән акчалар социаль мәсьәләләрне хәл итүгә һәм кытлыкны каплауга юнәлдереләчәк.