Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съездында катнашты. Чара «Корстон-Казан» КСКК мәйданчыгында узды.
Рөстәм Миңнеханов хуҗалык итүнең кече рәвешләренә: шәхси ярдәмче хуҗалыкларга, КФХларга, гаилә фермаларына ярдәм итү эшенең мөһимлеген билгеләп үтте. «Федераль үзәк тарафыннан дәүләт ярдәме бар, ел саен без төрле карарлар кабул итәбез. Бу – безнең кешеләрнең муллыгы, авыл халкының өстәмә керемнәре. Алар үзләрен сыйфатлы продуктлар белән генә тәэмин итеп калмыйча, өстәмә керемнәр дә алырга мөмкин. Шуңа күрә бу теманы без истән чыгармыйбыз һәм бу юнәлештә актив эшләүләрен сорыйбыз», - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, территорияләрне уңышлы үстерүне тәэмин итү максатларында Татарстанда 12 федераль проект, 44 республика программасы, кайбер дәүләт программалары һәм чаралары гамәлгә ашырыла: мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар салу, сәламәтлек саклау, спорт, мәдәният, яшьләр сәясәте объектлары төзү. Бу максатларга барлыгы 96 млрд. сумнан артык акча юнәлдерелгән.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада юл төзелеше өлкәсендә берьюлы берничә масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Алар арасында «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан» М-12 трассасы, Казанда Идел, Вознесенский тракты аша күпер кичүе белән, Чаллы һәм Түбән Каманы Кама елгасы аша күпер буйлап читләтеп узу эшләре башланды. Шәле-Баулы юлын төзү буенча зур перспективалар бар. «Федераль акчалардан башка бу бурычларны тормышка ашыру мөмкин түгел. Юл эшләре программасы буенча гына да 55 млрд сумнан артык акча үзләштерелгән, шуларның 15 млрд сумы – федераль акчалар», - диде ТР Президенты.
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча эш дәвам итә. Бу эштә Саба, Кукмара, Буа, Питрәч һәм Апас районнары аеруча актив катнаша. «Бүген съезд башланыр алдыннан без шәһәрләребезгә һәм районнарга 69 берәмлек юл-коммуналь техника тапшырдык. Тагын 86 машина якын арада җибәреләчәк. Без аңлыйбыз, техникадан башка сыйфатлы эш белән тәэмин итү мөмкин түгел», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, киләсе елда федераль проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Муниципалитетларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алып, кайбер юнәлешләр буенча капиталь кертемнәр арткан.
Татарстан Президенты сүзләренчә, гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуның иң мөһимнәреннән берсе – җәмәгать транспорты эше. «Бу системада тәртип урнаштырырга кирәк. Биредә акча мәсьәләләре генә түгел, оештыру мәсьәләләре дә бар», - диде ТР Президенты.
Җирле үзидарә ягыннан көндәлек игътибар һәм оператив җавап бирүне гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү таләп итә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Быел «Инцидент-менеджмент» мәгълүмат системасы тарафыннан 55 меңнән артык мөрәҗәгать һәм 6 меңгә якын тискәре мәгълүмат ачыкланган. Гражданнарны иң борчыган мәсьәләләр – төзекләндерү, ТКХ, юл хуҗалыгы, социаль хезмәт күрсәтү һәм җәмәгать транспорты. Хәбәрләр саны буенча Чаллы, Казан, Түбән Кама, Алабуга һәм Әлмәт районнары алда бара. «Халык контроле» системасында 80 меңнән артык мөрәҗәгать бастырылган. «Барлык мөрәҗәгатьләргә дә тиз арада җавап бирергә һәм оператив карарлар кабул итәргә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Бу ел Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Ел дәвамында төрле милли-мәдәни чаралар үткәрелде. Рөстәм Миңнеханов бу эшне алга таба да дәвам итәргә өндәде.
Рухи ядкярләрне торгызу эшендә иң якты вакыйгаларның берсе – Казан Изге Ана иконасы соборын Мәскәү һәм Бөтен Русь Патриархы Кириллның изгеләндерүе. «Бу бөтен православие дөньясы өчен бик зур вакыйга булды. «Яңарыш» фондына һәм шәхсән Минтимер Шәймиевка зур рәхмәт. Митрополит Феофан да күп көч куйды. Уртак көч белән без бу эшне лаеклы башкарып чыктык», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Киләсе елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны билгеләп үтү планлаштырыла. Әлеге истәлекле датага әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетын Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли. Планлаштырылган чараларның кайберләре гомумфедераль әһәмияткә генә түгел, ә халыкара әһәмияткә дә ия. Алар арасында ИХО җитәкчелеге катнашында «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы, «Россия-Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты.
«Киләсе ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде. Цифрлы трансформация җитди эш һәм финанс кертемнәрен таләп итә. Без моңа әзер. Цифрлаштыруга бәйле бар нәрсә – модага иярү түгел, ә безнең эшнең сыйфатын яхшырту. Цифрлаштыру медицинада да, мәгарифтә дә, муниципаль һәм дәүләт хакимияте эшендә дә мөһим. Алга таба да бу юнәлештә эшләячәкбез», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук Татарстан Президенты кадрлар мәсьәләсенә һәм белгечләр әзерләүгә аерым игътибар бирергә, еллар дәвамында формалаштырылган кадрлар потенциалын, квалификацияле кешеләрне саклап калырга, шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең абруен күтәрергә өндәде.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, җирле үзидарәнең нәтиҗәлелеген күтәрүдә Муниципаль берәмлекләр советы зур роль уйный. «Без үз ягыбыздан ассоциация эшен уңай бәялибез һәм аңа җирле үзидарә мәнфәгатьләрендә алга таба да нәтиҗәле эш телибез», - дип өстәде ТР Президенты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.