Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләрен һәм энергетикларны һөнәри бәйрәмнәре – Энергетик көне белән котлады.
Бу уңайдан тантаналар Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.
«Бүген сезнең һөнәри бәйрәмегез, - диде Рөстәм Миңнеханов, компания хезмәткәрләренә һәм чара кунакларына мөрәҗәгать итеп. - Бу көнне без «Сетевая компания» өчен нигез булган «Татэнерго» компаниясен билгеләп үтә алуыбыз күңелле күренеш. ТГК-16 базасында формалашкан предприятиеләр дә, нефтьчеләрнең дә, һәм дә «Татэнергосбыт»ның да – барысың да тарихи безнең энергетиклар тарафыннан 30 нчы елларда башланган. Безгә хәзер республикада энергетиканың ничек барлыкка килүе турында кыска һәм аңлаешлы фильм күрсәттеләр».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Татэнерго» тарихы икътисадның төрле тармаклары – авиатөзелеш, автомобиль төзелеше, нефть чыгару һәм нефть химиясенең барлыкка килүен чагылдыра.
Энергетика тарихы – безнең республиканың индустриализациясе тарихы, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук тармакта эшләүчеләрнең югары профессиональлеген билгеләп үтте. «Сезнең хезмәтегез бик җаваплы, - диде Рөстәм Миңнеханов, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бары тик җитди, югары профессиональ кешеләр генә бу тармакта эшли ала. Без сезгә хезмәтегез өчен чын күңелдән рәхмәтлебез, һәм мин барыгызга да уңышлар телим».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук энергетика өлкәсе вәкилләренә – «Татэнерго» АҖ хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Чара башланганчы Татарстан Президенты «Татэнерго» АҖ генераль директоры Рәүзил Хаҗиев белән бергә тармакның үсеше, компаниянең аякка басу чорлары тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.
Белешмә өчен:
1931 елның 25 июнендә «Татэнерго» Татарстан АССР дәүләт электр станцияләренең район идарәсен төзү турында боерык имзалана. Бу – республиканың зур энергетикасы тарихында старт көне.