Татарстан Президенты РФ ГХМ башлыгы урынбасары белән очрашты

22.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Андрей Гурович белән очрашты.

Очрашуда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан арасында хезмәттәшлекне үстерү, матди-техник базаны ныгыту (янгын сүндерү-коткару техникасын сатып алу һәм капиталь ремонтлау һәм янгыннан саклау объектларын модернизацияләү), гражданнарның һәм территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.