Алексей Песошин “Татспиртпром” АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

22.12.2021

Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Премьер-министры, “Татспиртпром” АҖ  Директорлар советы рәисе Алексей Песошин уздырды.

Утырышта “Татспиртпром” АҖ генераль директоры Руслан Максудов һәм юнәлешләр буенча урынбасарлар катнашты.

Утырыш барышында компаниянең 9 айдагы финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 ел нәтиҗәләре, 2022 елга компаниянең керемнәр һәм чыгымнар бюджеты раслауга тәкъдим ителде.

Шулай ук капиталь төзелеш, җитештерү программасы, компанияне төп чимал белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


“Татспиртпром” АҖ матбугат хезмәте.