Алексей Песошин Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының оештыру комитеты утырышын уздырды

22.12.2021

ТР Премьер-министры Алексей Песошин бүген Kazan Digital Week-2022 халыкара форумының оештыру комитеты утырышын уздырды.

Утырыш ТР Хөкүмәте йортында үтте.

Алексей Песошин билгеләгәнчә, быел узган Kazan Digital Week-2021 халыкара форумы үзенең югары статусын һәм кирәкле булуын раслаган.

“Интеллектуаль транспорт системалары, кибер куркынычсызлык, финтех экосистемасы, тармак инвестицияләре, сәламәтлек саклау һәм медицинада, мәгарифтә, мәдәният һәм сәнгатьтә, агросәнәгать комплексында югары технологияләр юнәлешләре буенча сессияләр, түгәрәк өстәлләр һәм мастер-класслар уздырылды”, - диде ул.

 Алексей Песошин форумга Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча ел саен уздырыла торган чара статусы бирелгәнен искә төшерде.

Форумның оештыру комитеты рәисе урынбасары, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов быел узган Kazan Digital Week-2021 форумының нәтиҗәләре турында сөйләде.

Форум чараларында 51 илдән 9 мең кеше катнашкан. 150 секция, түгәрәк өстәл, мастер-класслар, докладлар оештырылган. 661 спикер чыгыш ясаган. Күргәзмәдә 95 оешма һәм компания үзләренең 146 югары технологияле продукциясе үрнәкләрен тәкъдим иткән.

2022 елда форумны 21-24 сентябрь көннәрендә “Казан-Экспо” күргәзмәләр үзәгендә гибрид форматта -онлайн һәм офлайн уздыру планлаштырыла. Чараны Татарстан Министрлар Кабинеты Россия Хөкүмәте ярдәмендә оештыра.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.