Рөстәм Миңнеханов: Иннополисны инфраструктура белән тәэмин итү буенча эшне структурлаштыру мөһим

22.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Иннополис" махсус икътисадый зонасы территориясен алга таба үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды. Торак төзелеше, шул исәптән таунхауслар, социаль инфраструктура объектлары, технопарклар төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Иннополис шәһәрен һәм "Иннополис" МИЗ территориясен инженер инфраструктурасы һәм юллар белән тәэмин итү эшен структурлаштыру мөһим.

2022-2023 елларга Югары Ослан районында Иннополис инфраструктурасының инвестицион планы тәкъдим ителде. Инвесторлар таунхауслар төзелеше турында сөйләделәр, аларны 2022 елның 1 кварталында тапшыру планлаштырыла.

Иннополиста балалар бакчаларында һәм башлангыч мәктәптә урыннар җитмәүгә аерым игътибар бирелде. Иннополиста балаларның күп булуы - биредә яшь белгечләр, яшь гаиләләр эшләве нәтиҗәсе.
Исегезгә төшерәбез, бүген шәһәрдә һәр кеше 225 урынлык ике балалар бакчасы, шулай ук 462 укучыга исәпләнгән мәктәп бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.