Илдар Халиков “Созвездие-Йолдызлык-2013”яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшырды
01.06.2013
Бүген махсус дәүләт стипендияләрен ТР Премьер-министры, ТР Президенты каршындагы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленә ярдәм итү буенча совет рәисе Илдар Халиков эстрада сәнгатенең Ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә тапшырды.
Бу чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узды.Анда шулай ук Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов һәм ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.
Тантаналы чара гадәти булмаган рәвештә башланды: стипендиатлар “Созвездие-Йолдызлык”фестивале гимнын башкардылар. “Сезнең бүгенге чарага да һәрвакыттагыча гадәти булмаган рәвештә, матур һәм профессиональ якын килүегез бик ошый”, - дип билгеләде И.Халиков.
ТР Премьер-министры ассызыклавынча, фестивальдә җиңүчеләрне бүләкләү Халыкара балаларны саклау көнендә уза, һәм ул әлеге бәйрәм белән җиңүчеләрне, шулай ук әти-әниләрен һәм педагогларны котлады.
И.Халиков, мондый конкурсның Европада да, Америкада да булмавын билгеләп үтте.
Аның сүзләренчә, конкурсның уникальлеге ел саен фестивальдә якынча 90 мең бала катнашуы гына түгел, аларның 4,5 меңе финалда чыгыш ясый, бер меңе – гала-концертта, ә әлеге конкурсның үзенчәлеге булган профессиональлекнең дәрәҗәсендә дә. “Бу - Татарстанның горурлыгы”, - дип билгеләде И.Халиков.
Сезнең балаларыгыз да, сезнең кебек, сәләтле булачагында шикләнмим”, - дип ассызыклады ТР Хөкүмәте башлыгы фестивальдә җиңүчеләргә мөрәҗәгать итеп.
Соңыннан “Созвездие-Йолдызлык-2013” эстрада сәнгатенең Ачык республика телевизион яшьләр фестивалендә җиңүчеләргә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы булды.
ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина