Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» XXII фестиваленең гала-концертында булды

18.12.2021

Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» XXII Татар популяр музыкасы фестиваленең гала-концертында булды.

Гала-концерт «Казан Экспо» ММҮдә И. Шакиров исемендәге концерт залында узды. «Татар җыры» гала-концерты тарихында беренче тапкыр берьюлы ике ел – 2020 һәм 2021 еллар нәтиҗәләре буенча оештырылды.

Программаны «Ай, былбылым» татар җыры белән Динә Гарипова ачып җибәрде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.