Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия яшьләр берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасы рәисе Павел Красноруцкий «УРАМ» урам мәдәнияте фестивалендә булдылар.
Экстрим-парк һәм "УРАМ" беренче фестивален кунакларга Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Тимур Сөләйманов һәм парк җитәкчесе Мария Крюкова тәкъдим итте.
Фестиваль Казанда «УРАМ» яшьләр экстрим-паркы мәйданчыгында уза. Бу - экстрим-паркның яңа ябык комплексында уза торган беренче зур фестиваль. Чара «Татнефть» хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Красноруцкий фестиваль мәйданчыкларын карап чыктылар, чыгышларны күзәттеләр. Алар шулай ук бию залында, фингерборд һәм паркур мәйданчыкларында булдылар, яшь рәссамнар күргәзмәсе белән таныштылар.
Яшьләр белән аралашу барышында Рөстәм Миңнехановка шулай ук «УРАМ» паркында диджей мәктәбе ачылачагын хәбәр иттеләр.
Фестиваль кысаларында ВМХ мәйданчыгында профессионаллар, һәвәскәрләр, шулай ук 1 елга кадәр тәҗрибәсе булган яшь спортчылар арасында ярышлар узачак. KICKSCOOTER мәйданчыгы шулай ук үзенә алдынгы һәм яңа эш башлаучы райдерларны берләштерәчәк.
Скейтбординг буенча ярышларда шуу өчен дизайн такталары уйнатылачак, ә барлык теләүчеләр өчен фингерборд буенча ачык контест узачак. Теләге булган һәркем мини-тактага басып карый алачак.
Паркур буенча ярышлар өлкәннәр өчен Freerun һәм балалар өчен Skills дисциплиналарында узачак.
Фестивальгә ике көн эчендә 18-19 декабрьдә 1000ләп кеше килер дип көтелә. Чараларда Россия Федерациясе субъектлары: Самара, Калининград, Чиләбе өлкәләре, Краснодар һәм Красноярск крайлары, шулай ук Санкт-Петербург һәм Мәскәү вәкилләре катнашачак.
Бүген үк Рөстәм Миңнеханов һәм Павел Красноруцкий 2022 елда Казанда халыкара дәрәҗәдәге яшьләр чараларын уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киләсе елга «БДБ илләренең Студентлар язы» халыкара фестивале, һөнәри белем бирү оешмалары студентларының Бөтенроссия студентлар форумы һәм «Зарница» бөтенроссия хәрби-патриотик студентлар уенының финалы кебек чаралар планлаштырылган.