Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының артуы күзәтелә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте. Шул ук вакытта ул искәрткәнчә, авыруларның һәр яңа дулкыны безгә хәлне тотрыкландыру өчен зур тырышлык таләп итә торган яңа катлаулыклар китерә. Әйтик, бүген дөньяның 70тән артык илендә теркәлгән омикрон штаммы яңа куркыныч булып тора.
Рөстәм Миңнеханов барысын да санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәп, системалы эшләргә өндәде, моннан тыш, Covid-19 вакцинация темпларын киметмәү мөһим.
Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, гражданнарны вакцинацияләү һәм җиҗтимагый урыннарында һәм транспортта qr-кодлар кертү көн саен яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кимүгә китерде. Бу, үз чиратында, республикада яңа ел бәйрәмнәре белән бәйле чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә.
Вакциналарга килгәндә, республикада алар җитәрлек күләмдә, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов, 500 меңнән артык доза. Республикада беренче компонент 2 млн. 250 мең кеше ясатылган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 548 мең кешегә прививка ясатылган (ягъни бу яшь категориясендә гомуми санның 65% ы). "Өлкәннәргә беренче чиратта вакцинация ясарга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Статистика бар, барыннан да элек 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация ясарга кирәк, дигән мәгълүматлар бар».
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, 60+ яшь категорияләре арасында аңлату эшләре алып барырга, дөрес сүзләр табарга кирәк. Ул әлеге категория гражданнар арасында эшне көчәйтергә кушты.
Татарстан Президенты шулай ук 20 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр җәмәгать туклануы биналарына төнге сәгать 1гә кадәр, ә 31 декабрьдә иртәнге 3кә кадәр эш рөхсәт ителәчәк, дип белдерде. Ул ассызыклаганча, карар бизнес ягыннан күп санлы мөрәҗәгатьләрдән соң һәм санитар-эпидемиологик хәлне тотрыкландыруны исәпкә алып кабул ителгән.
"Без үзебезгә җитди җаваплылык алабыз, - диде ул. - Бик зур әзерлек эшләре башкарылды". Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген гражданнарның qr-кодлары бар, бу исә җәмәгать туклануы йортларына йөрергә мөмкинлек бирә.
Моннан тыш, ул искәрткәнчә, республикада балалар өчен яңа ел чаралары, балалар бакчаларында бәйрәмнәр үткәрү рөхсәт ителәчәк. Шул ук вакытта санитар таләпләрне катгый үтәү - мәҗбүри. Бу 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен QR-кодлар булу - персонал, артистлар, аниматорлар, волонтерлар һәм ата-аналар өчен (яңа ел чараларында бер озата баручы булырга рөхсәт ителәчәк). Шулай ук шәхси саклану чараларын (битлек) мәҗбүри куллану, социаль дистанция һәм керүдә термометрия.