ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше турында сөйләде

18.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин республикада өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гражданнарга җир кишәрлекләре бирү турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

2021 елда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү эше дәвам итте. Татарстанда җир кишәрлекләре бирү исемлегенә 65 967 гаилә кертелгән.

Кадастр исәбенә 45 790 җир кишәрлеге куелган. 41 724 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре белән тәэмин ителгән, 24 243 гаилә бушлай җир кишәрлеге бирүне көтә.

2021 елда күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү буенча республика индикаторы (2020-2022 елларга халыкның тормыш сыйфатын һәм эшчәнлек нәтиҗәлелеген бәяләү) тарафыннан билгеләнгән. Агымдагы ел күрсәткече 69,0% тәшкил итә.

Министр муниципаль районнар буенча мәгълүматлар китерде. Ул билгеләп үткәнчә, 19 муниципаль берәмлектә 2021 елда күп балалы гаиләләрне тәэмин итү эше тулысынча үтәлгән, 11 районда ул 90нан 99% ка, биш районда – 80тән 90% ка кадәр.

Гомумән алганда, агымдагы елда республика буенча 31 участок бирелгән. Дефицитның 70% - ы Казан һәм Чаллыга туры килә.

Казан шәһәрендә 6 659 гаиләгә җир кишәрлекләре бирелде. Сокуры һәм Каймар бистәләрендә муниципаль массивлар үзләштерелде. Федераль массивларны үзләштерү буенча эш дәвам итә.

Министрлыкның Җир ресурслары идарәсе белгечләре хәбәр итүенчә, Татарстан Республикасында барлыгы, Казан һәм Чаллы шәһәрләрен исәпкә алып, 22 639 җир кишәрлеге кадастр исәбендә теркәлгән.

Күп балалы гаиләләр тарафыннан 2 219 җир кишәрлеге сайланган.

Чаллыда күп балалы гаиләләргә 3 373 җир кишәрлеге бирелгән, 5 346 җир кишәрлеге бирелергә калды. Әҗмәкәй, Сәмәкәй, Илбухтино, Калмаш авылларында муниципаль массивлар тулысынча үзләштерелде.

ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы башлыгы Чаллы мэрына өстәмә территорияләрне җәлеп итү буенча эшне тизләтергә кирәклеген искәртте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов күп балалы гаиләләр белән эшләү, аларга ярдәм итүнең яңа рәвешләре, шул исәптән җир кишәрлекләре белән тәэмин итү һәм кирәкле инфраструктура булдыру буенча башка төбәкләрнең тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим итте.  

Фәнил Әһлиуллин шулай ук ятим балалар арасыннан булган затларга торак бирү турында да сөйләде.

2013-2020 елларда ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Татарстан Республикасы милкенә 2 727 торак сатып алды. ТР Президенты йөкләмәсе нигезендә, 2020 елдан сатып алына торган торак санын ел саен 600 фатирга кадәр арттыру килешенде.

2021 елда 22 муниципаль берәмлектә ятим балаларны торак белән тәэмин итү планы 636 бина тәшкил иткән. Шулардан 451 торак йорт республика милкенә теркәлгән, 185 торак бина сатып алу стадиясендә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте