Рөстәм Миңнеханов PNK group компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты

16.12.2021

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов PNK group компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узды.

Рөстәм Миңнехановка компаниянең үсеш концепциясе һәм перспективалы проектлар тәкъдир ителде.

Шул исәптән PNK парк проекты – сәнәгать һәм логистика инфраструктурасы объектларын булдыру (Зеленодольск муниципаль районы).

PNK group сәнәгать объектларын сафка кертүнең тулы циклын гамәлгә ашыра, Россиядә индустриаль күчемсез милек девелоперы булып тора, биналарның төп конструктив элементларын җитештерү буенча 4 үз заводы бар.  

PNK паркы Мәскәү, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Ростов-на-Дону, Самара, Новосибирск шәһәрләрендә урнашкан.

Татарстан Президенты, үз чиратында, кыскача гына төбәк сәнәгатен үстерү нокталары, аның икътисадый потенциалы, технопарклар һәм индустриаль мәйданчыклар булдыруга инвестицияләрне арттыру турында сөйләде. «Алабуга» махсус икътисадый зонасы шулай ук төзелеп килә һәм үсәчәк, дип билгеләп үтелде.

Очрашуда Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев, Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина