Рөстәм Миңнехановка 1941 елда Мәскәү астында һәлак булган абыйсы турында китап тапшырдылар

16.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә.

Эш сәфәре кысаларында ул берничә очрашу һәм сөйләшүләр уздырды.

Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә Рөстәм Миңнехановка Мәскәү астындагы сугышлар турында белешмә тупланган архив документлары тапшырылды. Сугышларда ТАССРдан чакырылган солдатлар катнашкан, аларның берсе Рөстәм Миңнехановның абыйсы – Галимҗан Миңнехан улы Миңнеханов иде (ул Мәскәү өлкәсенең Морево авылы янында һәлак була).

Документларны полиция полковнигы, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Офицерлар клубы әгъзасы Айрат Вәлиев тапшырды. Ул 2021 елның маеннан РФ Оборона министрлыгының үзәк архивында кызыл армияче Галимҗан Миңнехановның хәрби юлын өйрәнүе турында сөйләде.

Документлар 19 яшьлек кызыл армияче Галимҗан Миңнехановның сугышчан юлы турындагы китапка тупланган.

Айрат Вәлиев шулай ук искә төшергәнчә, РФ Оборона министрлыгының Үзәк архивы мәгълүматлары буенча, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангыч чоры документларының 10-15% тан артыгы сакланмаган.

Архив материалларын кабул итеп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый документлар бүген бәһасез, алар сугыш геройлары, якташларыбыз турында истәлекләрне сакларга ярдәм итә.

Архив документларын тапшыру Преображенский полкы хәрбиләре – Чаллы һәм Арча шәһәрләрендә туып-үскән хәрбиләр катнашында узды, шулай ук полк командиры полковник Сергей Бессонов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Сергей Бессоновка Татарстан Республикасыннан чакырылган хәрбиләргә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина