Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышында катнашты

15.12.2021

Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча РФ Президенты каршындагы Совет утырышын уздырды. Утырышта видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Владимир Путин искә төшергәнчә, илкүләм максатлар – 2030 елга кадәр ил үсешенең төп юнәлешләре. «Ассызыклаганча, милли проектлар безнең гражданнар өчен бик мөһим. Алар Россия гаиләләренең иминлеген арттыруга, яхшы шәһәр мохитенә, социаль өлкәне үзгәртергә, бизнес өчен яңа мөмкинлекләр тудырырга тиеш», - дип билгеләп үтте ул.

Катлаулы вәзгыятькә карамастан, илкүләм проектлар буенча эш туктатылмады, диде РФ Президенты. Агымдагы елның 1 декабренә федераль бюджет чыгымнары да, илкүләм проектлар буенча чыгымнар да 80%ка үтәлгән. Шәһәр агломерацияләренең юл челтәрен ремонтлау буенча еллык план инде үтәлгән. Гомумән алганда, авария хәлендәге торактан күчерү дә графиктан алда бара. Быелның 10 аенда яңа заманча фатирларга 120 мең кеше күчкән – бу алдагы ике елдагы кебек үк.

Мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә соңгы елларда яслеләрдәдә 180 меңгә якын урын булдырылган. Яңа мәктәпләр төзү динамикасы үсә. Өч ел эчендә 78 төбәктә 177 мең урынга исәпләнгән 271 мәктәп файдалануга тапшырылган инде. 2024 ел ахырына кадәр 1 мең 300 мәктәп төзү планлаштырыла. Моннан тыш, якындагы 5 елда капиталь ремонт һәм гамәлдәге мәктәпләрне техник яңарту буенча зур программа гамәлгә ашырылачак. Аңа 7 мең 300 бина керәчәк. Башлангыч мәктәптә 7 миллионнан артык балага бушлай кайнар аш оештырылган.

Сәламәтлек саклау инфраструктурасы яңартыла. 2018 елдан башлап 1 мең 750 фельдшер пункты һәм табиб амбулаториясе файдалануга тапшырылган. Регионнарга меңнән артык күчмә медицина комплексы килгән. Нәтиҗәдә, авылда медицина ярдәме күләме 2 тапкырга арткан.

Балалар сырхауханәләре, онкология һәм йөрәк-кан тамырлары үзәкләре яңадан җиһазландырыла. Илкүләм проектлар кысаларында аларга 40 меңнән артык яңа медицина җиһазлары кайтарылды. «Төбәкләрдә онкологик ярдәмнең 350дән артык амбулатор үзәге ачылды инде, ә йөрәк-кан тамырлары авыруларының югары куркынычы булган Пациентлар узган елдан бушлай даруларга хокуклы. Быел бу даруларны якынча 600 мең граждан ала», - диде Владимир Путин.

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, быел илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен товарларның, шул исәптән төзелеш материалларының киң номенклатурасын колачлаган бәяләр үсеше җитди сынау булды. Бәяләр үзгәргән шартларда конъюнктура ешрак узмаган конкурслар, төзелештә тоткарлыклар, подрядчылар белән проблемалар турында хәбәр ителә. «Мондый күренешләрне минимумга кадәр киметергә, иң яхшысы, әлбәттә, бөтенләй бетерергә. Илкүләм проектлар кысаларында планлаштырылган барлык эшләр һәм объектлар гамәлгә ашырылырга тиеш», - дип мөрәҗәгать итте Владимир Путин утырышта катнашучыларга.

Утырышның тулы стенограммасы белән Кремльнең рәсми сайтында танышырга мөмкин.