Татарстан Республикасы предприятиеләрендә якындагы җиде елда өстәмә эшче кадрларга ихтыяҗ артачак. Кадрларга кытлык чыгарылыш сыйныф укучыларының квалификациясенә карата таләпләрнең артуы, шулай ук яшьләрнең хезмәт хакына исәпләре белән профессиональ күнекмәләренә туры килмәвенә бәйле. Проблеманы хәл итү юнәлеш министрлыкларында, ведомстволарда һәм предприятиеләрдә җентекле анализ таләп итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышында хәбәр итте.
Утырыш Казан Кремлендә узды. Анда Татарстан Республикасы Иминлек Советы әгъзалары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, шулай ук муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыклары, сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Чара кара-каршы форматта да, видеоконференцэлемтә режимында да узды.
Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Хәзерге шартларда предприятиеләрне эшче кадрлар белән тәэмин итү беренчел мөһим мәсьәләгә әверелә, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул ассызыклаганча, бүген икътисад глобальләшү, санлы технологияләр һәм роботлаштырылган системаларны гамәлгә кертү шартларында үсә. Болар барысы да эшче һәм инженер кадрлар әзерләүнең яңа дәрәҗәсен таләп итә.
«Хезмәт базарында күңелсез хәл килеп чыкты: эш урыннары кыскартылганбер заманда, предприятиеләр эшче көчләргә кытлык кичерүләрен дәвам итәләр. Шул исәптән, чөнки хезмәткәрләре квалификациясенә гомуми таләпләр артты. Яшьләр ихтыяҗы һәм теләге белән аларның һөнәри компетенцияләре ягыннан тәкъдимнәр арасында җитди каршылык барлыкка килде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул аныклап узганча, сәнәгать предприятиеләре бәяләвенчә, урта һөнәри белемле чыгарылыш сыйныф укучыларының яртысы квалификациянең бик түбән дәрәҗәсен ала, нәтиҗәдә алар реаль производствода эшләргә әзер түгел. Өстәвенә, санап үтелгән барлык сорауларга да тагын бер тискәре фактор – демографик фактор өстәлә.
«Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы фаразларына караганда, киләсе елга белгечләрне һөнәри белем бирү системасында әзерләүгә ихтыяҗ – 22%ка, югары белем бирү системасында 37%ка арта. Киләсе 7 елга өстәмә ихтыяҗ яңа производстволар ачу һәм гамәлдәгеләрен үстерүгә бәйле. Ул 27,7 мең кешене тәшкил итә һәм 40%ка артты», – дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.
Аның сүзләренә караганда, яңа квалификацияле кадрларга ихтыяҗның иң зурысын ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белдерде.
Рөстәм Миңнеханов профильле ведомстволарны кадрлар тенденцияләренә югары игътибар белән карарга һәм предприятиеләрнең персоналга булган ихтыяҗлары саннарнын өстәмә анализларга өндәде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә предприятиеләренең кадрлар белән тәэмин итү проблемалары турындагы нотык белән чыгыш ясады.
«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин «КАМАЗ» ГАҖнең кадрлар потенциалын формалаштыру өлкәсендәге тәҗрибәсе турында сөйләде.
«Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ («ПОЗиС» АҖ) генераль директоры Радик Хәсәнов «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе» АҖ мисалында эре сәнәгать предприятиеләренең хезмәт ресурслары белән тәэмин итү өчен кадрлар потенциалын формалаштыру һәм үстерү проблемаларын билгеләде.
Аерым алганда, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин «КАМАЗ» бүген кадрлар кытлыгын тулысынча бетерә алмый, дип белдерде.. Шул ук вакытта Сергей Когогин билгеләп үткәнчә, бүген автогигантта берничә заманча производство бар, мәсәлән, бер сменада эшчеләр роботларга караганда азрак.
«Кадрлар кытлыгы икътисадның киләчәк үсеше акрынаюга китерә, - диде Сергей Когогин. - Кадрлар проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирүче система кирәк. Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе ноль диярлек». Ул шулай ук яшьләрнең күп санда китүенә игътибар итәргә кушты. «Ни өчен яшьләр китә? Чаллыда социаль өлкә үсмәгән, әмма Казаннан да китәләр...», - диде «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры.
Сергей Когогин сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда гына түгел, бөтен ил буенча эшче кулларга кытлык күзәтелә. Шул ук вакытта «КАМАЗ»га хәзер 4 меңгә якын хезмәткәр җитми.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Иминлек Советы утырышы барышында билгеләп үткәнчә, төп бурыч – үзебезнекеләр арасында да, мигрантлар арасыннан да кадрлар әзерләү. Моннан тыш, аның сүзләренә караганда, эшче һөнәрләренең абруен күтәрергә кирәк.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, кадрлар потенциалы, сәнәгать тармаклары үсешенең төп факторы буларак, бу мәсьәләгә багышланган тулы бер программа булуны таләп итә. «Кадрлар белән тәэмин итү темасы – без бүген гамәлгә ашырыла торган бурычларны һәм безнең алда торган перспективаларны исәпкә алып, иң мөһим темаларның берсе», - диде Татарстан Президенты.