Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы белән Кытайның Сычуань провинциясенең мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү өчен яхшы динамика бар

15.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ идарәче директоры Вадим Королев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Очрашуда Казан авиация заводының киләчәк стратегик үсеше мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Ту-160 серияле җитештерүне яңарту, җитештерү мәйданчыкларын модернизацияләү, шулай ук дәүләт контрактларын үтәү буенча масштаблы проект.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның сентябрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туполев» ГАҖ Директорлар советын җитәкләде. Карар Директорлар советының чираттагы утырышында кабул ителгән иде.

«Туполев» ГАҖ – ракета йөртүчеләрне һәм махсус билгеләнештәге самолетларны проектлау, җитештерү һәм сатудан соң тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы Россия предприятиесе, Берләшкән авиатөзелеш корпорациясенең стратегик һәм махсус авиация дивизионының төп предприятиесе. С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы филиалы буларак үз эченә ала.  

 

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан Республикасы белән Кытайның Сычуань провинциясенең мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү өчен яхшы динамика бар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә режимында Татарстан Республикасы һәм Сычуань провинциясе форумында катнашты.

Сычуань провинциясе белән Татарстан арасында тыгыз элемтәләр урнашкан, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ТР Президенты уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыру өстендә активрак эшләргә өндәде. Форумда Татарстан Президенты чыгышының тезисларын китерәбез:

«Хөрмәтле Губернатор әфәнде! Очрашуыбызга бик шатмын. Бүген без Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында тугандашлык мөнәсәбәтләрен урнаштыру турындагы килешүгә кул куюның бишенче елы  уңаеннан җыелдык.

Бу – безнең хезмәттәшлекнең торышы һәм перспективалары турында фикер алышу өчен яхшы сәбәп. Без Кытай белән мөнәсәбәтләрнең хәзерге югары дәрәҗәсен бәялибез, Россия Федерациясе белән Кытай Халык Республикасы арасында дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле яклы элемтәләрне киңәйтүгә зур игътибар бирәбез. Дуслык һәм үзара ярдәмләшү аеруча актуаль һәм бүгенге катлаулы вакытта мөһим. Пандемия башланганнан бирле без бер-беребезгә ярдәм итәргә тырыштык. Битлекләр һәм саклагыч костюмнар белән бер-беребезгә йөкләр җибәрдек.

Сычуань провинциясе – Татарстан белән актив хезмәттәшлек итә торган регион. Безнең арада Россия һәм Кытайның «Идел-Янцзы» форматында төбәкара хезмәттәшлек советы кысаларында хезмәттәшлек алып барыла.

2015 елның октябрендә Сычуань провинциясенә визитымны бик теләп искә алам. 2018 елның сентябрендә Владивостокта мин Сычуань провинциясенең КПК секретаре Пэн Цинхуа әфәнде белән очраштым. Татарстанга үз вакытында Сычуань провинциясенең КПК элеккеге секретаре Ван Дунмин, вице-губернаторы Лю Цзе, шулай ук Сычуань провинциясенең башка делегацияләре килгән иде.

Шулай ук безнең регионнарның муниципаль берәмлекләре арасында да элемтәләр саклана. Алты муниципальара меморандум имзаланды. Безнең башкалалар – Казан һәм Чэнду – тугандаш шәһәрләр. Бүген очрашуда тагын ике шәһәр арасында килешү имзаланачак.

«Алабуга» МИЗ «Сычуань Голден Элефант» компаниясе белән меламин һәм карбамид җитештерү проектын буенча хезмәттәшлек алып бара. Элегрәк Менделеевскта «Си-Си-Севен» Сычуань компаниясе белән хезмәттәшлектә «Аммоний» проекты эшли башлады һәм уңышлы эшләп килә.

Шуның белән бергә, уртак икътисадый проектларның күп булуы белән мактана алмавыбызны танырга кирәк. Безнең бизнес элемтәләрнең бүгенге торышы әлегә булган потенциалга туры килми, аларны активлаштырырга кирәк дип саныйм.

Гомумән алганда, Татарстан белән Кытай арасындагы хезмәттәшлек дәрәҗәсе бик югары. Пекинда безнең республиканың сәүдә-икътисади вәкиллеге эшли. Без КХР җитәкчелегенә Казанда Генераль консуллыкны ачуы өчен бик рәхмәтле. Татарстанда Кытайның «Хайер», «Вейчай», «Камасталь», «Диди», «Хуавей», «Мидеа» һәм башка эре компанияләре белән берничә уртак икътисадый проект гамәлгә ашырыла.

Гуманитар өлкәдә безнең хезмәттәшлекне үстерү өчен яхшы потенциал бар: фән, мәгариф, мәдәният, туризм өлкәсендә. Казан – Россиянең алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. КФда Конфуциянең белем бирү-мәдәни институты эшли. Биредә 1800гә якын Кытай студенты белем ала. Сычуань провинциясенең яңа студентларына шат булачакбыз. Бүген КФУ белән сезнең провинция югары уку йортлары арасында берничә килешү имзаланачак.

Шуны да билгеләп үтә алам, нәкъ менә Сычуань провинциясе белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең стажировкалары линиясе буенча яхшы хезмәттәшлек җайга салынган. Мондый стажировкалар барышында социаль-икътисадый үсеш, авыл хуҗалыгы, сәнәгать җитештерүе һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә провинциянең территориаль үсешендәге иң яхшы тәҗрибәләр өйрәнелде. Дәүләт органнарына һәм мөһим инфраструктура объектларына бару оештырылды. Мондый мөмкинлек өчен без бик рәхмәтле.

Туризм һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек итү бик мөһим. 2015 елның маенда Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Сычуань провинциясенең туризм буенча идарәсе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Мәдәни элемтәләрне дә үстерергә кирәк. Чэнду шәһәрендәге тугандаш шәһәрләр музеенда Татарстан Республикасы экспозициясен ачу планлаштырылганы өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә.

Хөрмәтле Губернатор әфәнде! Без сезнең провинция белән конструктив багланышларга чын күңелдән шат. Шунысы куанычлы, кыенлыкларга карамастан, без мондый форматта бер-беребезне күрә алабыз. Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясенең мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү өчен яхшы динамика бар дип ышанам. Безгә уртак икътисадый проектларны гамәлгә ашыру, гуманитар элемтәләр өстендә интенсив эшләргә кирәк».

Сычуань провинциясе губернаторы Хуан Цзян, үз чиратында, соңгы 5 елда ике регион арасында эшлекле һәм рәсми делегацияләрнең үзара визитлары гамәлгә ашырылды, мәдәни алмашулар оештырылды, дип ассызыклады. «Идел-Янцзы» форматында нәтиҗәле хезмәттәшлек җайга салынган. Губернатор фәнни-мәгариф өлкәсендә, югары технологияләр өлкәсендә, икътисад һәм сәүдә өлкәсендә хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте. Коронавирус пандемиясе килеп чыкканнан соң, Сычуань һәм Татарстан бер-берсенә медицина чаралары белән ярдәм иттеләр.

Хуан Цзян дустанә элемтәләрне ныгыту буенча актив эшне дәвам итәргә, тәҗрибә алмашу өчен күбрәк платформалар булдырырга, мәдәният һәм туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне алга этәрергә, шулай ук сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекне тирәнәйтергә тәкъдим итте.

Форум кысаларында Татарстан һәм Сычуань провинциясе арасында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Алар арасында Менделеевск һәм Гуанъюань шәһәрләре, шулай ук Лениногорск һәм Пэнчжоу шәһәрләре арасында кардәшлек урнаштыру турында меморандумнар бар. Казан федераль университеты Кытай Көньяк-Көнбатыш нефть университеты һәм Чэндудагы икенче Пекин Чит телләр институты каршындагы мәктәп белән хезмәттәшлек итү турында килештеләр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.