Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә булды

14.12.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург шәһәренең Татар мәдәни үзәгендә булды. Бина шәһәрнең тарихи үзәгендә урнашкан, ул 2021 елның ноябрендә файдалануга тапшырылган. Бу «Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм чараларны үткәрү өчен беренче стационар мәйданчык.

2020 елда Санкт-Петербург Хөкүмәте милли-мәдәни үзәк оештыру өчен бина бүлеп бирде. Татарстан Республикасы Хөкүмәте әлеге бинаны реставрацияләү һәм ремонт эшләрен башкаруда акча бүлеп бирде һәм ярдәм күрсәтте.

Үзәктә татар документаль һәм нәфис фильмнары күрсәтү оештырылган, тавыш яздыру студиясе бар, татар фольклор ансамбльләре өчен универсаль вокал-хор һәм хореографик зал булдырылган, киңәшмәләр, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырылган.

Татар мәдәни үзәген караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты.

Санкт-Петербургта 30 меңнән артык татар яши, Ленинград өлкәсендә - 8,6 меңләп Шәһәр һәм өлкәдә берничә иҗтимагый оешма эшли: «Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе»; «Санкт-Петербургның һәм Ленинград өлкәсенең татар җәмәгатьчелеге» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы; "Татарстан" татар җәмгыяте; "Санкт-Петербургның татар дворян җыелышы"; "Ленинград өлкәсенең Тосна районының "Изге юл" татар җәмгыяте"; Ленинград өлкәсенең Гатчино шәһәренең һәм Ленинград өлкәсенең Гатчино районының "Юлдаш" татар-башкорт җәмгыяте.; "Ансар" татар җәмгыяте; "Файда" татар мәдәни җәмгыяте.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.