Ел дәвамында “Безнең ишегалды” программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 12 мең мөрәҗәгать килгән

14.12.2021

2020 елда “Безнең ишегалды” президент программасының кайнар линиясенә Татарстан халкыннан 16 меңгә якын мөрәҗәгать килгән булса, быел ул 12 меңне тәшкил итә. Мөрәҗәгатьләр кимүе ишегаллары буенча мәгълүмати-аңлату эшләре уздыру белән бәйле.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта “Татарстан шәһәрләре үсеше институты” фонды директоры урынбасары, “Безнең ишегалды” программасы координаторы Венера Камалова хәбәр итте.

“Халыкның ишегалдындагы төзекләндерү эшләреннән канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү буенча тулы система бар. Киләсе елгы төзекләндерү программасына кергән кешеләр төзекләндерү схемалары турында фикер алышуда катнаша. Без быел республикада 2022 елда төзекләндерелергә тиешле ишегаллары буенча очрашуларның 75%ын үткәрдек. Декабрь азагына кадәр калган очрашуларны үткәреп бетерәчәкбез”, - диде ул.

Аның сүзләренчә, Татарстан шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр мондый очрашуларда актив катнаша, йорт яны территорияләрен ямьләндерү буенча тәкъдимнәр кертәләр. Кешеләр эш барышын да контрольдә тота ала, башкарылган эшне кабул иткәндә дә катнаша.

“Әгәр халык эш сыйфаты яки күләме белән риза түгел икән, кабул итү актын имзаламыйбыз. Иң мөһиме без төзекләндерү тәмамлангач та кешеләрне ташламыйбыз. Кулланыла башлагач та халык белән элемтәдә, файдалануга тапшырылган җиһазларның кулланышын күзәтәбез”, - дип билгеләде Венера Камалова.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Министрлар Кабинетында брифингта  Татарстан Президенты карары белән 2020 елда “Безнең ишегалды” программасы турында җентекләбрәк сөйләде.

“Программа кысаларында күп фатирлы йортларның ишегалларын төзекләндерү планлаштырыла. 2021 елда Татарстанда “Безнең ишегалды” президент программасы буенча 1078 ишегалды төзекләндерелде. Моңа 8 млрд сум акча сарыф ителде. 2022 елда да бюджет узган елгы дәрәҗәдә калачак”, - диде ул.

Ул 2020-2021 елда ишегаллары исемлеге муниципаль берәмлекләр тәкъдимнәре буенча формалаштырылган. Ул исемлек халык шикаятьләренә таянып төзелгән. 2022 елга, шулай ук, ремонт соралган ишегаллары исемлеген район администрацияләре дә тәкъдим иткән. Хәзер ул исемлек раслауда.

“200 ишегалды исемлеге инде формалашкан. https://dvor.tatar сайтында “документлар” бүлегендә күреп була. Кешеләр, программага кертелсен өчен, үз ишегалды өчен тавыш бирде, шулай ук ишегалды буенча аеруча мөһим сорауларга җавап бирде”, - дип өстәде Венера Камалова.


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.