Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка эш сәфәренә килде.
Санкт-Петербургта булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның очрашулары һәм эшлекле сөйләшүләре планлаштырылган, аерым алганда, Санкт – Петербург губернаторы Александр Беглов белән.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург Тау эшләре университетында булачак, анда Татарстан Республикасында минераль чимал комплексы өлкәсендә төбәк Компетенцияләр үзәген булдыру турында килешүгә кул кую планлаштырыла.
Бүген Рөстәм Миңнеханов ремонттан соң яңартылган Татар мәдәни үзәгендә булачак һәм татар җәмгыяте активы белән очрашачак.