Равил Моратов Кама Аланын карарга барды

16.08.2008

Бүген Кама Аланында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов булды.
Эшчеләр бистәсенә ул иртәнге 9 лар тирәсендә республиканың төрле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре кергән делегация составында килеп җитте. Иң беренче чиратта, кунаклар базар мәйданындагы ярминкәгә бардылар. Алар Зәй, Тукай, Алексеевск, Әлмәт, Түбән Кама районнары җитештерүчеләренең үзләре тәкъдим иткән продукцияләрдән торган сәүдә рәтләрен карап чыктылар.
Равил Моратов Кама Аланында яшәүчеләр бүген сатып ала алган туклану продуктларының һәм халык куллану товарларының бәяләренә аерым игътибар бирде. Ә алар бер-берсеннән җитди аерыла булып чыкты. Мисал өчен, җирле базар бинасында кәбестәнең килограммын 15 сумга алырга мөмкин, ә урамда – нибары 5 сумга. “Бу мәсьәләне тиз арада чишәргә кирәк. Мәсәлән, сәүдә рәтләре өчен арендага түләүне киметү юлы белән. Алга таба бу башбаштаклыкка түзеп торырга ярамый”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының беренче вице-премьеры. Шунда ук “Татарстан җиләк-җимеш һәм яшелчә сәнәгате” предприятиесенә җирле базар бинасында урын бүлеп бирү карары чыгарылды. Бу – компания Кама Аланында яшәүчеләргә үз продукциясен арадашчылардан башка һәм түбән бәягә сата алсын өчен эшләнде.
Моннан тыш, ярминкәне караган вакытта Казан кунагы бистәдә яшәүчеләр белән әңгәмә дә кора алды. Алар аңа үзләренең проблемалары турында сөйләделәр. Аннан соң җирле муниципалитет бинасында Кама Аланын үстерү буенча киңәшмә уздырылды. Анда катнашучылар бистәгә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең соңгы килүе вакытында бирелгән йөкләмәләренең үтәлешен тикшерделәр.
Беренче булып сүзне Равил Моратов алды. “Җирле халыкны азык-төлек товарлары белән тәэмин итү бурычларының яхшы үтәлүен билгеләп китәм. Бистәдә кешеләргә ашамлыкларны Түбән Кама бәяләре белән, кайчагында аннан да түбәнрәк бәягә сатып алырга мөмкинлек бирә торган ярминкәләр оештырыла. Шулай да без бүген үзебез күрдек: базарда һәм аның янәшәсендәге территориядә бәяләр аерыла, кайбер урыннарда – 3 мәртәбә. Сүз куешу күз алдында, һәм мин бу килеп чыккан хәлгә йогынты ясарга кирәк дип уйлыйм. Кама Аланындагы бәяләр Түбән Камадагыга караганда югарырак булырга тиеш түгел. Безгә бу мәсьәләдә стабильлеккә ирешергә, беренче дәрәҗәдәге кирәкле товарлар бәясе республиканыкылардан аерылып тормасын өчен, барысын да эшләргә кирәк дип саныйм. Бу мәсьәләне без алдагы очрашуыбызда тагы да тәфсилләбрәк тикшерербез дип уйлыйм”, - диде беренче вице-премьер.
Аннары киңәшмәдә катнашучылар каршында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин чыгыш ясады. “Кама Аланында яшәүчеләрнең күпсанлы проблемалары республика Президентының җирле халык белән соңгы очрашуыннан соң чишелә башлады. Ләкин без арзан азык-төлек мәсьәләсен хәл итә башласак та, Кама Аланында эшсезлек проблемасы элекке кебек үк актуаль булып кала. Сер түгел: җирле ир-ат халкы акчаны вахта методы белән эшләп таба, шул ук вакытта хатын-кызларга тору урыны буенча эш табу бөтенләй мөмкин түгел. Әгәр дә бистәгә кече һәм урта бизнесны җәлеп итеп, азартлы уеннарны да җәелдереп җибәрсәк, без моны чишә алачакбыз. Соңгысы уңаеннан, Равил Моратовның да ярдәм итүен сорар идек. Бистә Рәсәйдә казино зонасы урнашкан 5 нче мәйданчыкка әверелсә, проблема хәл ителер иде. Тагын бер юл – Түбән Кама предприятиеләре тарафыннан эш урыннарына квоталар бирү”, - дип билгеләп үтте А.Метшин.
Киңәшмә вакытында шулай ук Кама Аланында яшәүчеләргә муниципальара җәмәгать транспортына һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә льготалар бирү турында да фикер алышу булды, ә алар, монда җыелган кешеләр фикеренчә, бистәдә бик югары.
Торак төзелеше проблемаларына да кагылып үттеләр. Түбән Кама муниципаль районы башлыгы сүзләренә караганда, Кама Аланындагы 140 гаилә социаль ипотека буенча фатир сатып алырга әзер, ләкин алар моны эшли алмыйлар, чөнки буш торак мәйданнары юк. “Кама Аланында ситуацияне яхшы якка хәл итәргә тырышып карадык. Бистәдә хөрмәткә лаек кешеләр яши, һәм безгә моның өчен барысын да эшләргә кирәк”, - дип билгеләп үтте Айдар Метшин.
Бистәдә торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә тарифның югары булуы белән бәйле хәлне Равил Моратов болай аңлатты: “Бәяләрне төшерергә мөмкин дип, иллюзияләр корырга кирәкми. Бу реаль түгел, чөнки, барыннан да элек, бөтен дөньяда энергоресурслар даими рәвештә үсә. Әлеге ситуациядән чыгу юлы бер генә - Кама Аланында яшәүчеләргә субсидияләр бирү”.
Киңәшмәдә Татарстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов та чыгыш ясады. Ул Кама Аланында яшәүчеләргә барлык җирле хастаханә биналарын төзекләндерергә һәм аларны заманча җиһазлаландырырга сүз бирде. Моннан тыш, бүген генә билгеле булганча, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бистәдә реабилитация үзәге төзелү мөмкинлеген дә читкә куймый.
Киңәшмәдән соң анда катнашучылар “Чулман Су” мәдәни үзәгенә юл тоттылар. Анда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” дигән гомумреспублика акциясе кысаларында чара уздырылды. Ул тантаналы төстә Михайловлар гаиләсе башлыгына «Fiat» микроавтобусы тапшырудан башланды. Аны Татарстан Президенты районга соңгы килүендә Түбән Камадагы күпбалалы гаиләгә бүләк итеп биргән иде. Яңа иномарка ачкычын Вячеслав Михайловка Равил Моратов шәхсән үзе тапшырды. Минтимер Шәймиев һәм республика Хөкүмәте исеменнән беренче вице-премьер Михайловлар гаиләсенә ныклы сәламәтлек һәм гаилә бәхете теләде. Айдар Метшин да, үз чиратында, тугыз бала атасына иң якын араларда муниципаль хакимиятләрдән тагын бер өч бүлмәле фатир биреләчәге турында искә төшереп үтте.
Аннан соң мәдәни үзәктә Кама Аланындагы быел беренче тапкыр мәктәпкә баручы аз тәэмин ителешле гаиләләрдән булган балаларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Татарстан Хөкүмәтеннән 524 бала бүләкләр алды. “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” дигән акция Татарстанда 34,5 мең баланы үз эченә алачак. Республикабызда яшәүчеләрнең күпчелеге кушылып киткән әлеге чараның кирәкле булуына мин ышанам”, - диде букчалар һәм канцтоварлар тапшырганда Р.Моратов.
Кама Аланының булачак беренче сыйныф укучылары мөхтәрәм кунакларга рәхмәт йөзеннән бәйрәм концерты оештырдылар.
Татарстан Республикасының беренче премьер-министры Кама Аланына визиты ахырында җирле халык белән әңгәмә корды. “Чулман Су” концерт залында булган һәркем Равил Моратовка сорау бирә һәм тулы җавап ала алды. Көтелгәнчә, бистәдә яшәүчеләрне ашамлыкларга булган бәяләр, зшсезлек һәм сәламәтлек саклау проблемалары борчый.
"Татар-Информ"