Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов: “Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүдә барысы да, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары да эшләргә тиеш”
15.08.2008
Бүген юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында юл-транспорт һәлакәтләре вакытында медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, федераль трассаларда вертолет мәйданчыкларын төзү турында сүз барды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе – комиссия рәисе Шамил Гафаров үткәрде.
Әлеге чара видеоконференция режимында барды, һәм анда Татарстандагы барлык муниципаль районнарның администрация вәкилләре катнашты.
Киңәшмә алдыннан журналистларга Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә вертолет мәйданчыкларын төзү мәсьәләсен комплекслы рәвештә чишәргә кирәк. Аның фикеренчә, республика үз көче белән проблеманы чишә алмаячак – федераль үзәкнең катнашуы сорала. “Вертолет мәйданчыкларын төзү өчен шактый акча кирәк, - диде ул. - Ә вертолетларны сатып алу һәм аларга хезмәт күрсәтү өчен, тагын да зуррак суммалар таләп ителә”. Шуңа карамастан, Рифкать Миңнеханов федераль трассаларда вертолет мәйданчыклары барлыкка килү юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүне тиз арада хәл итәргә, зыян күрүчеләргә вакытында медицина ярдәме күрсәтергә, шулай ук аларны медицина үзәкләренә китерергә мөмкинлек бирәчәген искәртеп үтте.
Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы сүзләренә караганда, аварияләрнең күпчелеге, юллар торышы канәгатьләнерлек булмау сәбәпле түгел, ә “тыгыз бәйләнешле фактор” дип атала торган нәрсә аркасында килеп чыга. Бу, мәсәлән, түбәнәйтелгән юл чите, эшләми торган светофорлар, юл билгеләренең булмавы. Бу сәбәпләрне бетерү максатыннан, урындагы җитәкчеләр җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, “тыгыз бәйләнешле фактор” һәр бишенче юл-транспорт һәлакәтендә үз ролен уйный.
2008 елның 7 ае эчендә юл-транспорт һәлакәтләрендә, республика буенча тулаем алганда, 20 бала үлгән (чагыштыру өчен: 2007 елның шул ук чорында юл-транспорт һәлакәтләрендә 27 бала вафат булган).
Рифкать Миңнеханов фикеренчә, балаларның күбесе юл-транспорт һәлакәтләрендә пассажир буларак вафат була (7 ай эчендә һәлак булган 20 баланың 13 е пассажир буларак үлгән).
“Аварияләрдә ешрак кем гаепле була?” дигән сорауга җавап биреп, Миңнеханов әфәнде күп очракта юл-транспорт һәлакәтләрендә җиңел автомобиль йөртүчеләр гаепле булуын ассызыклап үтте. Җәмәгать транспортын (Казанда – аты чыккан “кызыл автобуслар”) йөртүчеләр адресына күпсанлы битәрләүләргә карамастан, 2008 елның 7 ае эчендә шәһәр автобусларын йөртүчеләр катнашында пассажирлар үлеменә китергән бер генә юл-транспорт һәлакәте дә теркәлмәгән.
Шуның белән бергә Рифкать Миңнеханов, автотранспортның гомуми санында җәмәгать транспортының өлеше бик аз булганга, җәмәгать транспорты катнашындагы юл-транспорт һәлакәтенең аерым статистикасы алып барылмавын әйтеп узды.
Профессиональ дәрәҗәсе югары булган хезмәткәрләр җитмәүне Рифкать Миңнеханов ЮХИДИ ның төп проблемасы дип саный.
“Безгә яхшы кадрлар кирәк, ә бүгенге көндә ЮХИДИда бу проблема да бар әле, - диде Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы. – Кадрларны яхшы хезмәт хакы белән генә җәлеп итеп була”.
“Тулаем алганда, юл-транспорт һәлакәтләренең санын киметү ул – тулы бер чаралар комплексы”, - дип саный Рифкать Миңнеханов.
“Юл-транспорт һәлакәтләре санын киметүдә барысы да, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары да эшләргә тиеш, - дип билгеләп үтте ул. – Массакүләм мәгълүмат чаралары юл хәрәкәтен бозучы автомобиль йөртүчеләрне ешрак күрсәтә, юллар төзелешенә игътибарны ныграк юнәлтә ала”.
“Моннан тыш, бүгенге көндә пассажирлар ташу белән рөхсәтсез рәвештә машина йөртүчеләр ешрак шөгыльләнә. Аларны җаваплылыкка тартырга кирәк”, - диде Рифкать Миңнеханов.
Соңрак киңәшмәдә катнашучылар “Игътибар – балалар!” Гомумрәсәй киң масштаблы акциясенең II этабын үткәрү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Ул 15 нче августтан алып 15 нче сентябрьгә кадәр барачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте