Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов: “Татарстанда бөртекле ашлык уңышы чыннан да рекодлы булырмы – моны алдагы ике атна күрсәтәчәк”
15.08.2008
Быел Татарстан Республикасында, бөртекле ашлыктан рекордлы уңыш алу өчен, бөтен мөмкинлекләр дә бар. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
“Яз көне минераль ашламаларга, язгы чәчү кампаниясен вакытында үткәрүгә, кырларда чәчүлекләрне, аңлап, сыйфатлы итеп карауга 2,5 млрд. сум күләмендә акча бүлеп бирү турында республика җитәкчелеге кабул иткән карар нәтиҗәсендә, без Татарстанга лаек рекордлы уңыш үстерүгә ирешә алдык, - диде Марат Әхмәтов. – Бу 6 миллионнан артык урылмаган ашлык”.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, “эшне оештыруда теләсә нинди җитешсезлек һәм начар һава шартлары” уңышны киметү ягына җитди этәргеч ясарга мөмкин, чөнки хәзергә уңышның өчтән бере генә һәм үстерелгән ашлыкның өчтән икесе генә җыеп алынган.
Гомумән алганда, бөртекле һәм кузаклы культуралар авыл хуҗалыгы мәйданнарының 1,7 млн. гектарын алып тора.
Бүгенге көндә иген уңышы 36 % мәйданда урып җыелган, соңгы күрсәткечләргә караганда, 2 млн. 70 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уртача иген уңышы гектарыннан 35,6 центнер тәшкил итә (бу узган елдагыга караганда, 5 центнерга артыграк).
“Кичәге тәүлектә генә дә республика буенча гомуми суктырылган иген күләме 240 мең тонна тәшкил итте”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Актаныш һәм Норлат кебек районнар - гектарыннан 46 шар центнер, Буа, Балтач, Чүпрәле, Зәй, Сарман, Чирмешән районнары – 42 центнердан артык уңыш җыеп алалар. Гектарыннан 30 центнердан кимрәк уңыш – Татарстанның Әгерҗе, Бөгелмә, Алабуга, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнарында.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренә караганда, Буа һәм Норлат районнары (100 мең тоннадан артык), Минзәлә (80 мең тоннадан артык), Актаныш, Әлмәт, Зәй һәм Сарман районнары (70 мең тоннадан артык) үзләрен иң күп ашлык суктыручылар итеп күрсәтте.
“Һәрбер муниципаль районга көндәлек минималь ашлык суктыру йөкләмәсе бирелгән һәм аларны үтәргә мөмкин, - дип саный Марат Әхмәтов, - беркемнең дә бу йөкләмәләрне үти алмаслык сәбәбе юк: идеаль һава шартлары, һәр җирдә өлгергән икмәк”.
“Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ашлык сатуга урнашкан бәяләр белән риза түгел, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, - шулай да арзан бәяләр коры иген уңышы белән өлешчә капланырга мөмкин”. “Бу ашлыкны сату бәясен иң аз күләмдә 1 сумга компенсацияләү дигән сүз”, - дип саный ул.
Марат Әхмәтов Татарстан Президентының муниципаль район башлыкларына, урып җыю барышын турыдан-туры күзәтеп тору өчен, иген уңышын җыю барганда үз районнарыннан читкә чыкмаска кушуын искәртте.
“Республикада 4700 суктыру комбайны бар, шуларның 800 е чит илдә җитештерелгән. Һәрбер комбайн тәүлеккә минимум 150 тонна ашлык суктырырга тиеш, - дип хәбәр итте Марат Әхмәтов, - шул ук вакытта 150 комбайн ватылу, җитәкчеләрнең төзәтергә теләмәүләре яки механизаторлар булмау сәбәпле урып-җыюда катнашмый (Кукмара, Актаныш, Теләче һ.б. районнарда)”.
Моннан тыш, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры район җитәкчеләренә иген суктыруның бары тик чын саннарын гына бирергә тәкъдим итте. “Сезгә, Татарстан Президенты һәм Премьер-министрына ярау өчен, теләгәнне чынбарлык итеп күрсәтмәскә, саннарны арттырмаска киңәш итәм”, - дип кисәтте ул.
“Республикада иң югары уңыш җыеп алу өчен бөтенесе дә эшләнә, ә ул чыннан да рекодлы булырмы –моны алдагы ике атна күрсәтәчәк”, дип, әйтелгәннәрне йомгаклап куйды Марат Әхмәтов.
Киңәшмә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференцэлемтә режимында узды. Анда Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президент аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов катнашты.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте