Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Хөснуллин: “Республика районнарында торак төзелешенә бирелгән җир кишәрлекләренең инженерлык инфраструктурасы белән тәэмин ителеше төп мәсьәлә булып кала”
15.08.2008
Татарстан Республикасының кайбер районнарында торак төзелешенә бирелгән территорияләрдә кирәкле инженерлык инфраструктурасы юк. Бу турыда бүген 2008 елда торак төзү һәм тапшыру мәсьәләләре буенча традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин хәбәр итте.
Видеоконференцэлемтә режимындагы киңәшмә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.
“Районнарда торак төзү өчен әзерләп куелган территорияләр җитмәү тенденциясе билгеләнде”, - диде Марат Хөснуллин. Аннары ул 2009 елга алдан фаразланган планнар буенча республикада тапшырылган торак үсеше уртача 9,5 % тәшкил итәргә тиешлеген искәртте (2009 елда 2,069 млн. кв. метр торак тапшыру күздә тотыла).
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, быел әле 1 кв. метр торак сафка бастырмаган районнар да бар.
Марат Хөснуллин яхшы мәгълүматлар да китерде: 14 нче августка алынган БТИ (техник инвентарьлаштыру бюросы) саннары буенча, республикада югары дәрәҗәдәге әзерлектә булган торак йортлар буенча 1млн. 369 мең кв. метр күләмендә резерв бар, шуларның 797 мең кв. метры – күпфатирлы торак йортлар, 572 мең кв. метры – азкатлы шәхси торак. Шул исәптән Казан буенча резерв 855 мең кв. метр тәшкил итә, шуларның 650 мең кв. метры – күпкатлы торак йортлар, 205 мең кв. метры – азкатлы шәхси торак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ай саен гомуми күләме 150-200 мең кв. метр чамасы булган торак йортлар файдалануга тапшырылса да, югары дәрәҗә әзерлекле торак йортлар буенча әле үсеш тенденциясе резервы бар.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш надзоры шулай ук гомуми мәйданы 1 млн. кв. метр булган 156 объектның югары дәрәҗәдәге әзерлектә (коммерцияле төзелеш) булуы турында мәгълүматлар китерде.
“Гадәттә, коммерцияле төзелеш еллык йөкләмәнең гомуми күләмдә якынча 30 % ын алып тора. Быел без торак тапшыруның элекке темпларын әле сакларбыз дип өметләнсәк, 2009 елда ук һәм алга таба бу сегментта (буынтыкта) хәлләрнең кискенләшүе көтелә, - диде Марат Хөснуллин. – Безне торак базарындагы дөньякүләм ипотека кризисы белән бәйле булган тискәре тенденцияләр бик борчый”.
Социаль ипотеканың республика программасына килгәндә, 1 нче августка 140, 85 мең кв. метр торак (ягъни 2009 фатир) төзелгән, бу планның 20 % ына туры килә. Республиканың 37 муниципаль берәмлегендә торак тапшырылган, 8 муниципаль берәмлек 1 кв. метр торак та тапшырмаган.
Дәүләт торак фонды хисабы нигезендә, агросәнәгать корпорациясенең 2008 ел программасы буенча 31 муниципаль берәмлектә 26,6 мең кв. метр торак (266 йорт) тапшырылган, 12 муниципаль берәмлектә агросәнәгать корпорациясе буенча торак тапшыру булмаган.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры социаль ипотека программасы буенча төп торак тапшыруның 2008 елның өченче кварталы дәвамында барачагын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, 18 муниципаль берәмлектә программа объектлары буенча барлыкка килгән бөтен мәсьәләләр (алар белән Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды шөгыльләнә) эш тәртибендә чишелә. Агросәнәгать комплексы буенча җитәрлек дәрәҗәдә финансланмау (нормативның 30 % ын тәшкил итә) һәм төзелә торган объектларның инженерлык челтәре белән тәэмин ителеше төп мәсьәлә булып тора.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте