Татарстан Президенты «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышында инновацион проектлар белән танышты

23.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы утырышын уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Утырыш кысаларында ТР Президентына берничә инновацион проект тәкъдим иттеләр.

КФУның Бутлеров ис. Химия институты профессоры, РФА әгъза-корреспонденты Игорь Антипин республикада конструкцион термопласт җитештерүне җайга салырга тәкъдим итте. Полифениленсульфид (ПФС) –  янмый торган югары молекуляр материал. Әлеге материалдан гипертавышлы ракета һәм самолетлар өчен композит һәм полимер детальләр булдырырга мөмкин. Шулай ук әлеге матдәне нефть-газ тармагында, автомобиль төзелешендә һәм электроника җитештерүдә кулланырга мөмкин.

Игорь Антипин сүзләренә караганда, Россиядә полифениленсульфид әлегә җитештерелми. Әлеге продукцияне төп җитештерүчеләр - Кытай, Япония һәм АКШ. Синтетик һәм табигый полимерлар һәм композитлар үзәгендә ПФС күп тоннажлы җитештерү технологияләре (елына мең тонна) эшләнгән. Әлегә тәҗрибә җайланмасында елына 5 тонна полифениленсульфид җитештерелә ала. Ул «Химград»технополисында урнашкан.

Моның өчен югары кайнатучы эретмә сыйфатында Россиядә җитештерелми торган 1,2,4-трихлорбензол кулланалар. Бу буяулар, гербицидлар, җылылык китерүчеләр, трансформатор майлары, диэлектрик сыеклыклар, вулканизацияне тизләткечләр җитештерү өчен чимал.

«Бу стратегик чимал, мин аны йомгак белән чагыштыра алам. Аннан без тартсак, сәнәгатебезне тартып чыгарачакбыз", - дип белдерде профессор. Ул искә төшергәнчә, СИБУР «Запсибнефтехим» комплексында малеин ангидридын җитештерүне башлап җибәрергә җыена. Аннан шулай ук ПФС өчен компонентлар җитештерәчәкләр.

Яңа предприятиене булдыру өчен КФУ, шулай ук «Инжехим» һәм «Әхмәдуллин һәм технологияләр»компанияләре кергән консорциум булдырылды. «Татнефтехиминвест-холдинг» инициаторы булды, дип хәбәр итте Антипин. 

 "Композитлар - ул киләчәк. Бу ил өчен стратегик проект. Бу проект буенча без дәүләт ярдәме алырбыз дип уйлыйм, - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. - Нефть химиячеләренә (мәсәлән, Сибур предприятиеләренә) бу технологияне өйрәнергә кирәк. Әйтик, Татнефть композитлар җитештерүдә шактый алга киткән».

Утырышта шулай ук агрегатларның торышына чыбыксыз мониторинг (Казан дәүләт энергетика университеты), телеметриянең чыбыксыз системаларын ("Три-Лоджик"), нефтьчеләр өчен компьютер тренажерларын («РТСИМ» ҖЧҖ) кертү проектлары каралды.

Татарстан предприятиеләре белән хезмәттәшлекне җайга салырга «Сберешения» («Интеркомп»АҖ) тәкъдим итә. Узган атнада Казанда компаниянең яңа офисы ачылды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Девон" МА материаллары кулланылды