Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды.

Исегезгә төшерәбез, Жозе Антонио Морато Тавареш әфәнде Казанга эш сәфәренә килде. Индонезиянең Россиядәге илчесе Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгында, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында бердәм презентация үзәгендә булды, шулай ук Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре белән очрашулар уздырды.

Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов белән сәүдә һәм сәнәгать, мәгариф һәм фән, мәдәният, медицина өлкәсендә Татарстан һәм Индонезия арасында элемтәләрне алга таба ныгыту буенча адымнар турында фикер алыштылар.

Татарстан Индонезиягә нефть химиясе һәм машина төзелеше продукциясе, йөк автомобильләре, вертолетлар, суднолар, автомобиль шиннары, компрессорлар, фармацевтика һәм медицина җиһазлары, хәләл авыл хуҗалыгы товарлары һ.б. экспорт белән тәэмин итүне киңәйтергә тели.

Татарстан Президенты Илче әфәндегә республикага карата кызыксыну күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Индонезия – Көньяк-Көнчыгыш Азиянең интенсив үсүче икътисадларының берсе һәм АСЕАН илләре арасында Россиянең мөһим сәүдә партнерларыннан берсе.

Соңгы вакытта төрле өлкәләрдә Россия-Индонезия хезмәттәшлеген үстерү күзәтелә, диде Рөстәм Миңнеханов. «Татарстан Россия-Индонезия мөнәсәбәтләре кысаларында сезнең ил белән хезмәттәшлеккә үз өлешен кертергә шат, - диде ул. - Бу безнең өчен бик мөһим». - Безнең элемтәләрне ныгытуга делегацияләр алмашу ярдәм итә. 2013 елда мин Индонезиягә визит белән барган идем, Индонезиянең Тышкы эшләр министрлыгында һәм Сәнәгать министрлыгында нәтиҗәле очрашулар уздым. Сәүдә-сәнәгать палатасында без Татарстан-Индонезия бизнес-форумын уздырдык. Безгә, үз чиратында, Индонезия делегацияләре – ил хөкүмәте вәкилләре һәм Көнбатыш Суматра, Көнчыгыш Калимантан төбәкләре җитәкчеләре килгән иде. 2015 елда Казанда Сәүдә-икътисадый һәм техник хезмәттәшлек буенча Россия-Индонезия уртак комиссиясенең 10 нчы утырышы узды.

Татарстан Президенты шулай ук билгеләп үткәнчә, кайбер Татарстан компанияләренең Индонезиядә эш тәҗрибәсе бар. Бу – «КАМАЗ", Казан вертолет заводы.

Рөстәм Миңнеханов товар әйләнеше күләмен арттыру буенча эш алып баруны тәкъдим итте, ул якынча 34 млн АКШ доллары тәшкил итә. Татарстан Президенты фикеренчә, хәзерге сәүдә-икътисадый багланышлар якларның булган потенциалына туры килми.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук искә төшергәнчә, ул – Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча – «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәклим.

Индонезиянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Жозе Антонио Морато Тавареш Казанда кичергән тәэсирләре белән уртаклашты.

Якын елларда Татарстанда эре халыкара спорт ярышлары, шулай ук мәдәни чаралар, шул исәптән Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары, Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулу кысаларында чаралар узачак. Рөстәм Миңнеханов Индонезия коллегаларын, спортчыларны һәм кунакларны әлеге чараларда катнашырга чакырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.