Рөстәм Миңнеханов «Мастер» КИП территориясендә стеклопакетлар заводында булды

22.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәренә килде. Визитның төп максаты – эшкуарлар белән очрашу, ул «Мастер» Кама индустриаль паркы территориясендә узачак. Чара Татарстан Президентының республика халкы белән даими очрашулары кысаларында оештырылды.

«Мастер» КИПка килүгә Рөстәм Миңнеханов «СтиС-Чаллы» стеклопакетлар  җитештерүне карады. Завод 3500 квадрат метрдан артык территориядә урнашкан һәм сәнәгатьнең барлык тармаклары өчен сыйфатлы продукция җитештерергә мөмкинлек бирә торган иң яңа заманча җайланмалар белән җиһазландырылган җитештерү линиясен үз эченә ала.

Рөстәм Миңнеханов предприятиенең эш үзенчәлекләре һәм чыгарыла торган стеклопакетлар ассортименты белән танышты. Компания вәкилләре хәбәр иткәнчә, производствода инновацион технологияләр кертелә, шулай ук сыйфатны контрольдә тоту өчен үз лабораториясе дә бар. Эштә илебез җитештерүчеләренең тикшерелгән чималы гына кулланыла.

Көн саен завод 3 мең берәмлеккә кадәр стеклопакет төяп җибәрә. Продукция Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Казан, Зеденодольск, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Уфага җибәрелә.

Завод белән танышканнан соң Рөстәм Миңнеханов Чаллы предприятиеләре товарлары күргәзмәсе белән танышты. Экспозициядә пенополистероль блоклары, труба гидравлик тоташтырмалары, мобиль җылыту системалары, төрле автокомпонентлар, көнкүреш техникасы, текстиль продукциясе, шулай ук чылбырлы кар чанасы тәкъдим ителде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.