Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2030 елга кадәр Россиянең төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә катнашты.
Чара Мәскәүдә уза, «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча уртак семинар-киңәшмә Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан РФ Дәүләт Советы комиссиясе белән берлектә оештырылды.
Чарада Россия төбәкләре башлыклары һәм аларның төзелеш тармагына кураторлык итүче урынбасарлары, башкарма хакимиятнең федераль органнары, шулай ук үсеш институтлары һәм эксперт бергәлеге вәкилләре катнаша. Аерым алганда, семинар-киңәшмәдә Россия Федерациясе Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, Россия Президенты ярдәмчесе, РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашты.
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин стратегия илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында Россия Президенты Указы белән куелган бурычларны үтәүгә юнәлдерелгән, дип сөйләде.
"Һәр регион төзелеш һәм ТКХ стратегиясен төзүгә һәм тормышка ашыруга үз өлешен кертә", - дип ассызыклады ул. РФ Хөкүмәте Вице-премьеры РФ Президенты Администрациясенә һәм Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясенә чараны үткәрүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм тәкъдимнәр эшләү нәтиҗәләре буенча Дәүләт Советы утырышын үткәрү планнары турында хәбәр итте.
«Без 2030 елга кадәр һәм 2035 елга кадәр план чорына төзелеш тармагын үстерү стратегиясен әзерләдек, һәм аны тикшерү өчен семинар-киңәшмәнең форматы сайланды – бу субъектлар җитәкчеләре һәм аларның командалары. Без әзерләнгән Стратегия турында фикер алышабыз, баш миен штурмлыйбыз, һәр проблеманы һәм булган чакыруны тикшерәбез. Әлеге чараның максаты һәм бурычы - уку, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм төзелеш тармагына кагылышлы ил күләмендә стратегик карарлар эшләү», — дип аңлатты Марат Хөснуллин.
Семинарда катнашучылар "түгәрәк өстәл" форматында документ проектына төгәллекләр кертү өчен Стратегиянең төп элементлары турында фикер алыштылар. "Барыннан да элек, Стратегия 2030 елга Россия Президенты указлары белән билгеләнгән илкүләм максатларга һәм стратегик бурычларга ирешүгә юнәлдерелгән, - дип билгеләп үтте Ирек Фәйзуллин. - Стратегия проектында чагылыш тапкан инструментлар заманча, югары технологияле карарларны исәпкә алып формалаштырылды һәм сайлап алынды. Шуның аркасында без, бер яктан, гражданнар өчен сыйфатлы һәм уңайлы торак алу мөмкинлеген арттыра алабыз, икенче яктан – төзелеш-инвестицион циклын гадиләштерә һәм киметә алачакбыз".
Семинарда катнашучыларның төркемнәр буенча эш тематикасы документны гамәлгә ашыруның гомуми системалы бурычлары турында фикер алышуга багышланган иде. Фикер алышу барышында административ киртәләрне киметү һәм инвестицион-төзелеш циклын кыскарту, шулай ук тармакны цифрлаштыруга күчү сораулары күтәрелде.
Семинар барышында шулай ук бердәм терәк транспорт челтәрен булдыру, җәмәгать транспортын һәм парковка пространстволарын үстерү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.