Татарстан Президенты: Энергетикада цифрлаштыру – безнең республика өчен актуаль тема

15.11.2021

Бүген Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында энергетика өлкәсендә цифрлы трансформация мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чара «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендә Казан технопаркы мәйданчыгында узды.

Рөстәм Миңнеханов Ассоциация утырышлары кысаларында төрле юнәлешләрдә цифрлаштыру буенча кызыклы проектлар каралуын билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Президенты искә төшергәнчә, агымдагы елның сентябрендә республикада Россия Федерациясе Хөкүмәте химаясендә Kazan Digital Week форумы узды. Ул цифрлы трансформациядә катнашучыларның әлеге мәйданчык белән кызыксынуын күрсәтте һәм кунаклар тарафыннан югары бәя алды. Рөстәм Миңнеханов Ассоциациягә форумны оештырган һәм уздырган өчен рәхмәт белдерде.

«Киләсе елны без цифрлаштыру елы дип игълан иттек. Ул безнең алда яңа бурычлар куя. Ассоциация утырышларында безнең республика өчен алга китешле, кардиналь проектлар каралыр дип ышанам», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, энергетикада цифрлаштыру – Татарстан өчен мөһим тема. «Генерация, тапшыру һәм сату бүленүгә карамастан, алар асылда үзара бәйләнгән. Шуңа күрә бөтен эш бер-берсен кабатламас өчен, тоташ, үтәли булырга тиеш. Энергетика өлкәсендәге карарлар синхронлаштырылырга тиеш», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Цифрлы үсешкә ярдәм итү Ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов, үз чиратында, энергетика секторын цифрлаштыру «акыллы һәм куркынычсыз шәһәр» системасын үстерүгә ярдәм итәчәк, дип билгеләп үтте.

Аннары «Татэнерго», «Челтәр компаниясе» һәм «Татэнергосбыт» вәкилләре компанияләр тарафыннан бүгенге көндә гамәлгә ашырыла торган санлы проектлар турында сөйләделәр.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.