Рөстәм Миңнеханов: «Россия тәмнәре» проекты милли продуктлар белән кызыксынуны арттыруга ярдәм итә

15.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша «Россия тәмншре» төбәк азык-төлек брендлары илкүләм конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен игълан итү тантанасында катнашты.

Россия Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, әлеге проект локаль ил продукциясе белән кызыксынуны арттырырга, аны танырга һәм шул рәвешле әлеге сегментны алга таба үстерү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Конкурс икенче тапкыр үткәрелә. 2021 елда Россия Федерациясенең 84 субъектыннан 720 бренд тәкъдим ителгән иде. Махсус оештырылган сайтта 1,16 миллионнан артык кеше тавыш бирде. Татарстан Республикасыннан 17 гариза бирелгән иде. «Безне сайлыйлар» номинациясендә Казан чәк-чәге җиңде.

Рөстәм Миңнеханов Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгына конкурсны оештырган өчен рәхмәт белдерде. «Әлеге мәйданчык төрле милли продуктларга һәм аларның тарихына карата кызыксыну артуга ярдәм итә. Чәк-чәк – татарның милли ризыгы. Аның тарихы инде 1000 елдан артык. Шундый югары бәя өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. «Татарстанда башка милли ашлар күп, һәм без барыгызны да республикабызга аларны бәяләү өчен чакырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Дмитрий Патрушев үз чиратында чәк-чәк продукциясенең экспорт потенциалын югары бәяләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.