Рөстәм Миңнеханов: Бүген Сбер төркеме – инновацияләр буенча лидер

15.11.2021

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Саклык банкының Идел-Нократ банкы рәисе Петр Колтыпин «Сбербанк» ГАҖнең 180 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар. Тантана «Татарстан Банкы» бүлеге бинасында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 180 ел эчендә Сбербанк бер кассалы 7 кешелек штаттан алып миллионлаган кешеләргә хезмәт күрсәтүче зур экосистемага әверелгән. «Бүген Сбер төркеме инновацияләр буенча лидер булып тора, банк өлкәсендә, цифрлаштыру, ясалма интеллект өлкәсендә иң заманча хәл ителешләрне гамәлгә ашыра», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Ул Сбер төркеме җитәкчелегенә республика территориясендә проектларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерде. «Безнең инновацион эшләнмәләрне һәм банк сервисларын гамәлгә кертүнең уңышлы мисаллары бар», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты банк хезмәткәрләрен юбилей датасы белән котлады һәм киләчәктә дә уңышлы үсеш теләде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.