Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сберның Казанда Большая Красная урамындагы 29а йортта урнашкан яңартылган бүлекчәсендә булды.
Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, яңартылган офиста каршылыксыз пространство оештырылган, Covid-19ны профилактикалау һәм анна яклануның барлык чаралары да каралган. Монда банк операцияләре генә түгел, ә Сбер экосистемасы компанияләре эшчәнлеге кысаларында башка гамәлләр дә башкарырга мөмкин.
Офиста 9 хезмәткәр эшләячәк. Ай саен 5 меңнән артык клиентка хезмәт күрсәтү планлаштырыла.