Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Сергей Дорофеевский Горький тимер юлы башлыгы итеп 2021 елның 20 октябрендә билгеләнә.
Очрашуда катнашучылар Татарстан белән Горький тимер юлы хезмәттәшлеге, шул исәптән йөк һәм пассажирлар ташу өлкәсендә хезмәттәшлек, шулай ук республика территориясендә эре инфраструктура проектларын үстерү турында фикер алыштылар.
«Татарстан һәм Горький тимер юлы стратегик партнерлар булып тора. Сезгә, һичшиксез, Юдинога барып килергә кирәк. Бистәнең 100 еллыгына без спорт һәм социаль-мәдәни объектлар инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкардык», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашты.