Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

13.11.2021

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Тантаналы чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге конкурс – тәҗрибә, яңа идеяләр һәм инициативалар белән уртаклашу өчен менә дигән мәйданчык.

Ул шулай ук быел яңа номинациягә – ике дәүләт телен дә нәтиҗәле файдалану номинациясенә игътибар юнәлтте. Бу дөрес карар, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты, конкурс ике телне дә популярлаштыру һәм хезмәт эшчәнлегендә татар телен куллануга ярдәм итү өчен инструмент булырга тиеш.

Быел республика конкурсында 26 дәүләт органыннан 50 дәүләт хезмәткәре катнашты. Расланган методика нигезендә, конкурс 2 этапта 7 номинация буенча уза. Конкурс нәтиҗәләре буенча 12 дәүләт граждан хезмәткәре дипломнар белән бүләкләнде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.