Татарстан Президенты: республикада халык санын алу югары дәрәҗәдә оештырылган

13.11.2021

Традицион шимбә киңәшмәсе барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика территориясендә халык санын алуны оештыруның югары дәрәҗәдә узуын билгеләп үтте.

ТР Президенты ассызыклаганча, Бөтенроссия халык санын алу – бик мөһим вакыйга. «Бездә халык саны алуның, кешеләр яши торган структураның, аларны борчыган мәсьәләләрнең нинди булуын төгәл аңларга кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, халык санын алу оешкан төстә һәм график буенча бара. Ул республика халкына халык санын алуда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Наталья Гатауллина, халык санын алу тәмамланырга тагын 2 көн калды, дип өстәде. Моннан тыш, киләсе атнада исәпкә алучылар алдагы визитлары вакытында булмаган йортларда һәм фатирларда тикшерү эшләрен дәвам итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.