Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров шикәр чөгендерен җыюның барышы һәм минераль ашламалар туплау турында хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, быел көзен һава шартлары әйбәт булу сәбәпле, үстерелгән уңыш, шул исәптән соңгы культуралар югалтуларсыз җыеп алынды. Барлыгы 2,49 млн.тонна ашлык, 90 мең тонна рапс, 216 мең тонна көнбагыш җыеп алынды. 1,13 млн тонна терлек азыгы әзерләнгән.
Республика авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 1,35 млн. тонна шикәр чөгендере үстергәннәр. Заводларга 1,1 млн тонна уңыш китерелгән. Көн саен бу эшкә 250 транспорт берәмлеге җәлеп ителгән. Ике заводта көн саен 12 мең тоннадан артык шикәр чөгендере эшкәртелә. Әзерләү башланганнан бирле барлыгы 784 мең тонна татлы тамыр эшкәртелгән. Бүгенгә 125 мең тонна шикәр комы җитештерелгән, шикәр чыгышы 16,1% тәшкил итә. Чөгендерне эшкәртү якынча декабрьнең 20сенә тулысынча төгәлләнәчәк.
Министр, бүгенге көндә иң актуаль тема – минераль ашламалар туплау, дип билгеләп үтте. Бүгенге көндә республикада 16,8 кг д.в./га, ягъни 2020 елга карата 66% бар. Туплану темплары ашламалар бәясенең кискен артуына бәйле. Гыйнварда аммиак селитрасы тоннасы өчен 15,4 мең сум торса, бүген инде 29 мең сум. Катнаш ашламалар буенча да шундый ук хәл.
Марат Җәббаров ноябрь башында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан эчке базарга ашламалар китерүне квоталау турында карар кабул ителүен хәбәр итте. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы формированиеләреннән гаризалар җыйган инде һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына җибәргән. Игълан ителгән күләмнәр авыл хуҗалыгы формированиеләренә киләсе елның 1 декабреннән 30 маена кадәр азот һәм азотлы ашламалар китереп тору буенча азот һәм азотлы ашламалар җитештерүчеләргә беркетеләчәк.