ТР Төзелеш министрлыгы: социаль-мәдәни объектлар төзү буенча республика программалары 88%ка үтәлгән

13.11.2021

Татарстанда социаль-мәдәни объектлар төзү, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары ахыргы стадиягә кереп бара. Быелгы 17 республика программасын үтәүнең гомуми күләме 88% тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Министр хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 78 объект кергән өч программа тәмамланган. Бу: яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, авыл җирлекләре башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) төзү һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү буенча блок-модульле пунктлар төзү программалары.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү буенча эшләр 97%ка башкарылган. «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасының 10сы төгәлләнгән. Калган алтысының төзелеше тәмамланып килә.

«Иделне савыктыру» федераль проектына керүче Казанның чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында, подрядчы эшләре 62%ка башкарылган.

«Чиста су» федераль проекты буенча Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясе төзелеше тәмамланган.

Түбән Кама районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү буенча эшләрнең 98%ка үтәлгән. Әлеге объект «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты быел 49 объектны үз эченә ала, шуларның 34е тәмамланган. Калган 15 объектта эшләр, нигездә, тәмамланып килә. Тулаем алганда, ТМЭнең пландагы күләме 97%ка башкарылган.

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы кысаларында 4 җәмәгать киңлеген төзекләндерү эшләре бара, 4 объект төгәлләнгән. Эшләрнең гомуми үтәлеше 96% тәшкил итә.

Беренчел медицина звеносын камилләштерү буенча республика программасы кысаларында 42 фельдшер-акушерлык пунктыннан 39ы файдалануга тапшырылган, тагын 3се төзелеп бетәргә тиеш. Эшләр 99%ка төгәлләнгән. 4 табиб амбулаториясенең 2се Нурлат һәм Спас районнарында финал стадиясендә. Төзелеш-монтаж эшләре 98,3%ка башкарылган. Ике объект файдалануга тапшырылган.

Спорт объектларын төзү программасына кергән дүрт манеж төзелеше буенча да шундый ук хәл. Ике объект соңгы этапта. Төзелеш-монтаж эшләре 99% тәшкил итә.

Алты объект балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасына керә. Шуларның 3сендә төзелеш эшләре дәвам итә. Өч объект тәмамланган. Программа буенча эшләр 73,11%ка башкарылган.

Торак төзелеше планы 88%ка үтәлгән. 2 млн. 362 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шәхси торак йортлар төзелеше активрак бара – биредә план өчтән бер өлешкә арттырып үтәлгән. 10 мең 871 йорт төзелгән - 1 млн 467 мең кв. м. План буенча 8 мең 330 йорт.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча агымдагы нәтиҗәләр планның 61%ын тәшкил итә. Абсолют саннарда бу – 778 мең кв. м. яки 100 күп фатирлы йорт. 64 күп фатирлы йорт төзелеп килә.

Социаль ипотека программасы кысаларында программаның еллык планы 280 мең кв. м. яки 161 йорт тәшкил итә. Бүгенгә программа кысаларында 117 мең кв.м. торак төзелгән, бу планлаштырылган күрсәткечләрнең 42%ын тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары буенча 740 гаиләдән 636 катнашучы «ятим балалар» категориясенә керә. Дәүләт торак фонды белән контрактлар төзү этабы 632 торак бина буенча тәмамланган, 4 торак бинага карата контракт төзү ноябрь ахырына кадәр планлаштырыла. 164 бинага ятим балалар арасыннан булган затларны күчерү белән республика милке хокукы рәсмиләштерелгән. 260 торак бинага Дәүләт торак фондының милек хокукы теркәлгән. 19 бина кадастр исәбенә куела һәм ДТФ милке хокукын теркәү процедурасын уза. 193 бина төзелеп килә.

«Биш һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләр» категориясендә 47 катнашучының 42се үз сертификатларын гамәлгә ашырды. Биш гаилә яраклы торак эзли.

Быел «мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр» категориясе вәкилләре торак сертификатларын алырга тиеш. Биш сертификат бирелгән, шул ук вакытта аларның өчесе инде гамәлгә ашырылган. Тагын өч сертификат буенча муниципаль берәмлекләр алучыларның исәп-хисап эшләрендә ачыкланган кисәтүләрне бетерәләр.

Министр шулай ук хезмәтне саклау вәзгыяте һәм контроль-күзәтчелек чаралары үткәрү турында да сөйләде. Төзелә торган объектларны тикшерү даими нигездә башкарыла. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге ел башыннан 1 мең 547 тикшерү үткәргән. Аларның нәтиҗәләре буенча 5 млн 618 мең сумлык 100 карар чыгарылган.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 1 мең 767 тикшерү үткәрелгән. Республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе дәүләт программалары кысаларында төзелүче объектларга контроль-күзәтү чаралары максатларында 581 тапкыр чыккан. Гыйнвар-ноябрь айларында төзелеш мәйданчыкларында 993 тәртип бозу очрагы ачыкланган.

Рөстәм Миңнеханов, һава торышын исәпкә алып, юллар, тротуарлар һәм иҗтимагый киңлекләр юл һәм коммуналь хезмәтләрнең игътибар үзәгендә булырга тиеш, диде. «Шәһәр һәм районнар башлыкларына, юнәлеш республика министрлыклары җитәкчеләренә юл-урам челтәре объектларын һәм шәһәр тирәлеген норматив рәвештә карап тотуны тәэмин итәргә кирәк. Безнең өчен иң мөһиме –гражданнарыбызның, автомобильчеләрнең һәм җәяүлеләрнең иминлеген тәэмин итү", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.