Рөстәм Миңнеханов Covid-19 турында: монда аерма юк – өлкәннәр дә, яшьләр дә авырый

13.11.2021

Республикада кертелгән чикләү чаралары санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен гамәлдә булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада Covid-19 буенча хәл киеренке кала. Көн саен коронавирустан 8-10 кеше үлә, аларның күбесе – өлкән яшьтәгеләр. "Безне 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны вакцинацияләүнең түбән темплары борчый. Алардан бары тик 46%ы гына прививка ясаткан. Шул ук вакытта статистика күрсәткәнчә, үлем очракларының күбесе нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләргә туры килә. Үзеңне сакларга кирәк. Бу чирдән саклануның башка ысулы юк. Безнең республикада гына да коронавирустан меңнән артык кеше үлде индде. Әгәр алар вакытында вакцина ясаткан булса, исән калырлар иде", - дип ассызыклады ТР Президенты.

Республикада эпидемиологик хәлнең начар булуы сәбәпле, 22 ноябрьдән яңа чикләүләр кертеләчәк. 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр җәмәгать транспортыннан бары тик QR-код яки вакцинациядән медотвод турында белешмә булганда гына файдалана алалар. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнарның транспорт карталары вакытлыча туктатылачак, аларда QR-код яки медотвод юк.

Бүген транспорт компанияләре белән зур эш алып барыла. Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, кирәк булганда, республика QR-кодларны тикшерү өчен техник чаралар сатып алуга субсидияләр бирергә, шулай ук, пассажирлар агымы кимегән очракта, пассажир йөртүчеләргә ярдәм итәргә әзер. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, татарстанлылар QR-кодның электрон версиясен дә, кәгазь версиясен дә куллана алачак.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, республикада прививка ясарга теләүчеләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Барлык төр вакциналар запасы да бар, вакциналаштыру пунктлары эшли, шул исәптән күчмә пунктлар да. «Бүген ике юл бар: йә вакцина ясатырга, йә авырырга һәм ковидтан соң килгән нәтиҗәләр белән көәреәргә. Бу өлкәннәргә генә кагыла дип уйларга ярамый. "Кызыл зоналарда" яшьләр бик күп. Монда аерма юк – без барыбыз да Аллагы Тәгалә тәкъдиендә. Әйе, вакцина ясатучылар арасында авыру очраклары да бар. Әмма аларның чирләре күпкә җиңелрәк уза", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.