Рөстәм Миңнеханов «Какшамас туганлык – 2021» ККШОның тынычлык урнаштыру көчләре өйрәнүләрен ачу тантанасында катнашты

08.11.2021

Бүген Казан югары танк команда училищесы полигонында Күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасының (ККШО) күмәк тынычлык урнаштыру көчләре белән «Какшамас туганлык – 2021» дигән уртак өйрәнүләр башланды. Уртак гамәлләр башкару өчен Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан, Россия һәм Таҗикстанның хәрби контингентлары җәлеп ителә.

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Үзәк хәрби округ гаскәрләре командующие генерал-полковник Александр Лапин, ККШО Берләшкән штабы башлыгы генерал-полковник Анатолий Сидоров һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Россия Оборона министрлыгына өйрәнүләрне уздыру урыны итеп Татарстанны сайлаулары өчен рәхмәт белдерде. «Бу – безнең өчен зур дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Хәзерге халыкара хәлләр шартларында безнең дәүләтләрнең барлык казанышлары ышанычлы рәвештә сакланырга тиеш. Өйрәтүләр барышында без командирларның һәм солдатларның белем алуы һәм осталыгы камилләшүен күрербез, ККШОның тынычлык урнаштыру көчләрен заманча куллануга яңача якын килү формалашыр, дип өметләнәм. Өйрәтүләр безнең илләрнең куркынычсызлык системасын камилләштерү планнарын тулаем бәяләргә мөмкинлек бирер, дип өметләнәбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

Александр Лапин ассызыклаганча, булачак «Какшамас туганлык – 2021» өйрәнүләре барышында хәрби хезмәткәрләр, Сирия Гарәп Республикасында һәм Үзәк хәрби округ гаскәрләре тарафыннан алынган тәҗрибәне исәпкә алып, тынычлык урнаштыру операциясен планлаштыру һәм үткәрү мәсьәләләрен этаплап эшлиләр. «Хәзерге шартларда потенциаль янауларны юк итү өчен күмәк куркынычсызлык турында шартнамә оешмасы әгъзалары булган дәүләтләрнең үзара хезмәттәшлеге һәм бердәмлеге, шулай ук хәрби өлкәдә хезмәттәшлекне динамик рәвештә үстерү кирәк. Бездән иминлекне тәэмин итәргә һәм безнең илләрдә тынычлыкны сакларга тулы әзерлек таләп ителә», - диде генерал-полковник.

Ачылу тантанасыннан соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ҮХО гаскәрләре командующие Александр Лапин җитәкчелек штабын һәм ККШО коллектив тынычлык урнаштыру көчләренең команда пунктын карадылар.

Өйрәнүләрдә ККШОда катнашучы илләрнең кораллы көчләрен һәм хокук саклау органнарын тәкъдим итүче 1,8 меңгә якын кеше, шулай ук 300 берәмлеккә якын корал, шул исәптән 8 Ми-8 һәм Ми-24 вертолеты һәм Үзәк хәрби округның Су-34 күп функцияле истребитель-бомбардировщигы катнашачак. Чаралар 8 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр уза.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.