Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республикада уртача уңдырышлылык гектардан 35 һәм аннан да күбрәк центнер тәшкил итә

13.08.2008

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов республика буенча эш сәфәре барышында Татарстан Республикасының Мамадыш, Алабуга, Минзәлә һәм Актаныш муниципаль районнары хуҗалык һәм кырларын карап чыкты.
Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, муниципаль район башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре озатып йөрде.
Кырларны вертолетта очып әйләнеп чыкканнан соң журналистларның сорауларына җавап биреп, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы бүген Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев тарафыннан, кырлардан уңыш җыеп алу өчен, яхшы һава торышының һәр сәгатеннән уңышлы файдалану бурычы куелганлыгын хәбәр итте.
“Алдан фаразланган метеорологик мәгълүматларга караганда, бездә 10 көн яхшы һава торышы гарантияләнә, һәм без, бу бурычны үтәү өчен, мөмкин кадәр хәзерлекле булырга тиешбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Республика Хөкүмәте каршында эш-гамәлләрне координацияли торган штаб булдырылды, муниципаль берәмлек башлыклары алдына да бурычлар куелды”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры районнарда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыю өчен кирәкле бөтен нәрсә - специальләшкән авыл хуҗалыгы техникасы, ягулык барлыгын билгеләп үтте.
“Бүген без булган бөтен район, нигездә, комбайннар суктырган иген буенча үз параметрларына чыга”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, хәзергә республикада уртача уңдырышлылык гектардан 35 һәм аннан да күбрәк центнер тәшкил итә.
“Потенциалга караганда, бу ел безгә уңыш буенча рекордлы саннарга чыгу мөмкинлеге бирә, ләкин моның өчен һава шартлары яхшы булырга һәм барысы да эшкә катнашырга тиеш”, - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Шуны да искәртеп узыйк: 12 нче августка булган мәгълүматлар буенча, Мамадыш муниципаль районында бер комбайн башкарган эш күләме – 411 га, Алабуга районында – 452 га, Минзәлә районында – 583 га, Актаныш муниципаль районында 254 га тәшкил итә (чагыштыру өчен: республика буенча уртача күрсәткеч – 365 га).
Авылда кадрлар белән тәэмин ителү мәсьәләсенә кагылып, Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә, комбайнчылар булып, югары белемле белгечләр эшләргә тиешлеген билгеләп узды. “Авылга белемле кадрларны җәлеп итәргә кирәк, - диде ул. – Авыл хуҗалыгы техникасы бик кыйбат, машинаның һәркайсы: трактор, комбайн - 200-300 мең доллар тора, һәм аны теләсә кемгә ышанып тапшырып булмый. Гомумән, хуҗалыкларда мондый фикергә киләләр: комбайнчы булып бер үк кеше, сезоннан сезонга алышмыйча, даими эшләргә тиеш”.
Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренә караганда, республикада яшь белгечләрнең авылда калуына булышлык итә торган махсус программалар эшли.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте