Татарстан Президенты көрәш һәм грек-рим көрәше буенча «Автодор Кубогы» ярышларын ачуда катнашты

06.11.2021

Бүген «Ак Барс» көрәш сараенда «Автодор» дәүләт компаниясе призларына көрәш буенча бөтенроссия ярышлары һәм «Автодор кубогы» грек-рим көрәше буенча республика ярышлары ачылды. Ачылыш тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров һәм «Автодор» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко катнашты.

"Көрәш – безнең республикада иң яраткан спорт төрләренең берсе. Һәр торак пунктта көрәш белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартлар тудырылган. Мондый чараны уздыру безнең дуслыкны ныгытырга ярдәм итәр дип ышанам. Барлык атлетларга да матур көрәш телим", - диде Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә. Шулай ук ТР Президенты «Автодор» дәүләт компаниясенә ярышларга ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Азат Кадыйров татарстанлыларны Республика Конституциясе көне белән котлады. «Бу Татарстан өчен үзенчәлекле көн. Бүген биредә шундый матур турнир узуы куандыра", - дип өстәде ул.

Вячеслав Петушенко, үз чиратында, спортчыларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде һәм турнир традицион булачак, дип ышандырды.

Аннары Рөстәм Миңнехановка һәм Вячеслав Петушенкога көрәшчеләрнең исемле формаларын тапшырдылар.

Быел ярышлар беренче тапкыр «Автодор» дәүләт компаниясе ярдәме белән оештырылды. Бөтенроссия көрәш ярышларында Татарстан Республикасы һәм Идел буе федераль округы командалары катнаша. Грек-рим көрәше буенча республика ярышларында – Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург командалары. Ярышлар 5 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен ковидка каршы таләпләрне үтәп узачак. Барлыгы 20 комплект медаль уйнатылачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.