Рөстәм Миңнеханов: муниципалитетлар – халык белән эшләгәндәдә безнең таянычыбыз

06.11.2021

Бүген, Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә, ТР Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда муниципаль берәмлекләр арасында республика смотр-конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Муниципаль берәмлекләр 100 яңа автомобиль алды: 93 юлсыз йөрдә йөрү өчен автмобиль һәм 7 микроавтобус.

«Без һәрвакыт безнең муниципаль җирлекләргә ярдәм итеп киләбез, бу инде күркәм традиция. Соңгы елларда без 2,5 меңнән артык автомобиль тапшырдык. Минемчә, муниципалитетлар – безнең таянычыбыз. Без сезнең белән тыгыз элемтәдә торабыз. Сез барлык чакыруларга мобиль һәм оператив рәвештә реакция белдерергә тиеш. Минем сезгә авыр хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында республика смотр-конкурсы 2010 елдан башлап ел саен үткәрелә. Конкурс Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм республиканың авыл һәм шәһәр җирлекләрендә халыкның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үткәрелә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.