Татарстан Премьер-министры эш визиты белән республиканың Минзәлә муниципаль районында булды
13.08.2008
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасының Минзәлә районында булды. Сәфәр кысаларында ул Минзәлә шәһәрендә капиталь ремонтның барышы белән танышты.
Әйтик, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озата баручы кешеләр Минзәлә торак-коммуналь хуҗалыгының яңартып төзелә торган кайбер объектларын, аерым алганда, Гурьянов урамындагы 106 нчы номерлы йортны карап чыктылар. Монда өй эчендәге ремонт, фасадны ремонтлау, түбәне яңарту эшләре алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук микрорайонда яшәүчеләр белән сөйләшеп алды. Алар Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгына капремонтның барышыннан канәгать булуларын әйттеләр, ләкин коммуналь түләүләрнең үсүенә зарландылар.
Журналистларның сорауларына җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов Минзәлә муниципаль районында күпфатирлы торак йортларны ремонтлау графигы үтәлүен, һәм 15 нче сентябрьгә капремонт бетәргә тиешлеген хәбәр итте. “Киләсе елга Татарстанның бу муниципаль районында 32 торак йортны ремонтлау планлаштырылды”, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры. 2008 ел планына гомуми мәйданы 32,3 мең кв. метр булган 29 күпфатирлы торак йортны ремонтлау кертелгән, шул исәптән түбә - 10 йортта, җылылык белән тәэмин итү системалары – 27 йорт, су тарату системасы – 25 йорт, җылылык һәм салкын су белән тәэмин итүне исәпкә алу счетчикларын урнаштыру – 29 йортта.
Капремонт барышында эшләүче белгечләр саны турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы, төзелеш, бизәү һәм башка ремонт эшләрен үткәрү өчен, районда эшчеләр җитәрлек булу турындагы мәгълүматны раслады. Барлык бригадаларны киләсе елда да капремонт үткәрү эшенә тарту күздә тотыла.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, әгәр халыкның капремонт кысаларында өйләрдә өстәмә эшләр үткәрү (мәсәлән, тәрәзә-ишекләрне алыштыру, фасадларны җылыту) теләге бар икән, җирле хакимиятләр өстәмә акча (шул исәптән банк кредитлары рәвешендә дә) табуда ярдәм итәргә тиеш.
Искә төшереп узыйк: республикада күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау “Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп коруга ярдәм итү фонды турында” дигән 185 нче номерлы федераль закон нигезендә үткәрелә.
Яңартып төзелә торган объектларны карап чыгудан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук Минзәлә районы (Тулбай, Дәвек, Тауасты Байлар) кырларында да булды. Анда ул урып җыю эшләренең барышы белән танышты.
Сәфәрдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгын Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Минзәлә районы башлыгы Георгий Куприянов һәм башкалар озатып йөрде.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте