Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов православие дине әһелләре белән очрашты. Исегезгә төшерәбез, бүген, Халыклар бердәмлеге көнендә, яңадан торгызылган гыйбадәтханәдә, Казан Мәрьям Ана иконасы бәйрәме уңаеннан, литургия уза. Гыйбадәт кылуларны Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл җитәкләде.
Чиркәү тантаналарында катнашу өчен Казанга Поместный православие чиркәүләре вәкилләре, шулай ук Елисаветин-Сергиев мәгърифәтчелек җәмгыяте фонды делегациясе килде. Татарстан Президенты белән әңгәмә барышында кунаклар республикада милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча алып барылган зур эшне билгеләп үттеләр, шулай ук дин тотучылар өчен Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуның мөһимлеген югары бәяләделәр.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында барлык православие динендәгеләрне бүгенге зур бәйрәм белән котлады. Ул ассызыклаганча, Казан Изге Ана иконасы соборы – Татарстанның төп рухи хәзинәләреннән берсе. Татарстан Республикасы Президенты шулай ук Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең гыйбадәтханәне торгызудагы ролен аерым билгеләп үтте.