Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әтнә районының Яңа Шашы авылында туып-үскән Сөембикә Мөхәммәтҗан кызы Гаффарованы 100 яшьлек юбилее белән котлады.
1931 елда, Сөембикә Мөхәммәтҗановага 10 яшь тулгач, аның гаиләсен Себергә озаталар. Бүген ул Магнитогорскта яши. Бөек Ватан сугышына кадәр укытучы булып эшли, аннан озак вакытлар совхозда хезмәт итә.
Телефоннан сөйләшкәндә Рөстәм Миңнеханов Сөембикә Гаффарованың репрессиянең авыр елларын һәм сугыш чоры сынауларын кичергән, сугыштан соңгы илне торгызуда актив катнашкан россиялеләр буыны булуын билгеләп үтте. ТР Президенты юбилярга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.