Республикада социаль-мәдәни объектлар төзелеше, торак төзелеше һәм илкүләм проектлар буенча республика программалары соңгы стадиясендә. Быелгы 17 республика программасының гомуми күләме 87% тәшкил итә. Барлыгы 78 объект кергән өч программа тәмамланган. Аларның финанс күләме – 182 млн. сум. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республика тарафыннан гамәлгә ашырыла торган 17 программаның гомуми смета бәясе 8 млрд 678 млн сум тәшкил итә. Бүгенге көндә яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү, җирлекләрнең башкарма комитетлары (Советлары) биналарын (урыннарын) һәм халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блок-модульле пунктларын төзү программалары тормышка ашырылган.
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрен төзү 96%ка башкарылган. «Торак» һәм «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү» федераль проектлары буенча төзелә торган 16 балалар бакчасының 9ы төгәлләнгән. Калганнарын төзү соңгы стадиядә.
«Торак» федераль проекты «Светлая долина» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләүне үз эченә ала (эшләр 85%ка башкарылган) һәм «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү (мәйданчык эчендәге челтәрләр буенча эшләр 92% тәшкил итә, мәйданнан тыш челтәрләр буенча барлык эшләр дә тәмамланган). Агымдагы елның 1 октябреннән өстәмә килешү кысаларында тагын 4 объект кертелгән: торак комплексларында 3 автоюл төзү һәм «Царево усадьбасы» торак комплексында чистарту корылмаларын реконструкцияләү.
«Иделне савыктыру» федераль проектына керүче Казан чистарту корылмаларын реконструкцияләүнең беренче этабы кысаларында, подрядчы тарафыннан эшләр 49%ка башкарылган.
«Чиста су» федераль проекты буенча Зеленодольск районының Васильево бистәсендә су әзерләү станциясенең әзерлеге 93% тәшкил итә.
Түбән Кама районының Прости авылында санкцияләнмәгән чүплекне рекультивацияләү буенча эшләр 97% дип бәяләнә. Әлеге объект «Чиста ил» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты быел 49 объектны үз эченә ала, шуларның 24е инде тәмамланган. Башка 25 объектта эшләр ахырына якынлаша. Тулаем алганда, ТМЭнең пландагы күләме 95%ка үтәлгән.
Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсы кысаларында гамәлгә ашырыла. Быел республикада шундый 8 объект җиңү яулаган. Шуларның өчесе тулысынча әзер. Бу юнәлеш буенча эшләрнең гомуми күләме – 94%.
Быел беренчел медицина звеносын камилләштерү буенча чаралар 42 фельдшер-акушерлык пункты төзүне үз эченә ала. Хәзерге вакытта 33 ФАП файдалануга тапшырылган, тагын 9ы төзелеп бетеп килә. 4 табиб амбулаториясе төзелешендә ТМЭ 96%ка башкарылган. Өч амбулатория төзелеше тәмамланып килә. Бер объект тапшырылган.
Бу атнада спорт объектларын төзү программасына кергән дүрт манежның берсендә эшләр тәмамланган. Өч объект тәмамланып килә. Төзелеш-монтаж эшләре 99% тәшкил итә.
Алты объект балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасына керә. Шуларның 5сендә эшләр дәвам итә. Бер объект тәмамланган. Программа буенча эшләр 66%ка үтәлгән.
Бу атнада халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү программасы тәмамланган, аның кысаларында 16 объект төзелгән.